+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 февраль 2016, 02:00

Килешеп эшләү зарур

29 гыйнварда Уфада “Хокук. Бизнес. Дәүләт” гомумрусия форумы үтте. Башкалабызга 500дән артык бизнес, оешмалар вәкилләре, сәясмәннәр, политологлар килде. Әйтергә кирәк, мондый чараның Башкортстанда үтүе очраклы түгел. Республикада эшкуарлар хокукларын яклауга җитди игътибар бүленә. Бездә илдә иң беренчеләрдән булып бизнес-омбудсмен эшли башлады. Төбәк власте эшкуарларны борчыган мәсьәләләргә һәрвакыт игътибарлы.

Чара үткән көнне Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Русия Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил Борис Титов белән очрашты.

– Үзара килештерү (третейский) судларының киләчәге зур, – диде Рөстәм Зәки улы. – Эшкуарлар дәүләт судларына никадәр азрак мөрәҗәгать итә, шулкадәр яхшырак. Бизнес үсешергә тиеш. Аңлашыла, власть ярдәм итмәсә, бу максатка ирешү авыр. Без, үз чиратыбызда, киртәләрне киметергә тырышабыз. Дөрес, әлегә бу максатка тулысынча ирешә алмадык. Чөнки кече бизнес исәбенә яшәргә теләүчеләр күп.

– Башкортстанның үзара килештерү судлары турында беренче конференцияне оештыруны үз өстенә алуы күп нәрсә турында сөйли, – диде Борис Титов. – Мондый институтлар власть бизнесны кайгырткан төбәкләрдә генә оештырыла.

Форум эше үзара килештерү судларына багышланган гамәли конференция белән башланды. Чарада Дәүләт җые­лышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, Дәүләт дума­сының Гражданлык, җинаятьчелеккә каршы, арбитраж һәм процессуаль законнар чыгару буенча комитеты рәисе Павел Крашенинников, “Деловая Россия” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы вице-президенты Андрей Назаров, Русия Федерация­сенең Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Вадим Чубаров, Русиянең юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин, республиканың сәнәгать һәм инновацион сәясәт министры Алексей Карпухин һәм башкалар катнашты.

Икътисадчылар һәм политологлар Столыпин клубы утырышында “Үсеш икътисады. Төбәк аспекты” темасына фикер алышты. Борис Титов Башкортстанда эшләп килүче Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүче күпфункцияле үзәк­ләргә уңай бәһа бирде. “Башкортстанда һәм илнең башка төбәкләрендәге мондый үзәкләр – халыкны һәм бизнесны хезмәтләндерү юнәлешендә зур казаныш. Алар дөньяда сирәк очрый. Гражданнарның чиновникны күрмәве, документларның электрон әйләнеше ришвәтчелеккә чик куя. Шул ук вакытта, мөрәҗәгать итүчеләр хезмәтләндерү дәрә­җәсеннән канәгать кала”, диде ул. Утырышта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов белән Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Вахитов та чыгыш ясадылар.

Соңгы елларда кече һәм урта бизнесны борчыган мәсьә­ләләргә ил күләмендә игътибар арта. “Салым каникуллары”, үз эшен ачучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү буш сүз булып калмыйча, гамәлгә ашты. Әлеге форумның да нәтиҗәле булачагына өмет зур.
Читайте нас: