+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 февраль 2016, 02:00

Сүзенә түгел, эшенә карыйк!

Ихтимал, шул очракта Дәүләт думасы хакында җәмгыятьтә фикер дә уңай якка үзгәрер, файдалы законнар саны да артыр.Хәбәр итүебезчә, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов әлеге чакырылыш Дәүләт думасында республикадан сайланган депутатлар эшчәнлегенә бәя биреп, “аларга төбәк мәнфәгатендә ни дәрәҗәдә файдалы, кирәкле эш башкаруларыннан чыгып теләктәшлек итәчәкбез” дип белдерде. Әлеге состав депутатлар арасында андыйлар күпме? Һәм алар алдагы сайлауларга да барырга, җиңеп чыгарга, республика, аның күпмилләтле халкы мәнфәгатендә алга таба да әлегечә колачлы эшчәнлек алып барырга әзерме?

“Бердәм Русия” партиясенең ХV съездыннан соң журналистлар белән әңгәмәсендә Рөстәм Зәки улы республикадан сайланган депутатлар арасында андыйлар якынча 50 процентны тәшкил итә, дип белдерде. Үз чиратыбызда, без узган дүрт елда ил парламентында Башкортстаннан сайланган депутатларның эшчәнлеген күздән кичердек һәм, чыннан да, алар арасында байтак чын халык илчеләре булуын ачыкладык.

Мәсәлән, шул исәптән республикадан депутат Сәлия Морзабаева башлангычы һәм ярдәме, теләктәшлеге белән дә илдә “Авыл табибы” программасы эшли башлады. Үз чиратында, ул илдә һәм республикада район дәваханәләрен яшь белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсен шактый дәрәҗәдә җиңеләйтү мөмкинлеге бирде. Шуны да әйтергә кирәк, былтыр депутат юллавы буенча, республика абитуриентлары өчен Мәскәү, Санкт-Петербург, Ырынбур, Пермь, Чиләбе, Ижевск шәһәрләренең медицина югары уку йортларына 90 квота бирелде. Ягъни алар белем алып кайтуга район һәм биләмәләр шушы кадәр төпле, ныклы әзерлекле медицина белгечләре белән тулыланачак, дияргә кирәк.

Әйткәндәй, Сәлия Шәрифҗан кызы Дәүләт думасында “Русия Федера­циясендә балалар сәламәтлеген саклау турында” һәм “Русия Федерациясе халкының репродуктив сәламәтлеген саклау турында” федераль законнар проектларын эшләү буенча эшче төркем җитәкчесе дә булып тора. Бу җәһәттән соңгы чорда Башкортстанда уңай үзгәрешләр күзәтелә икән, аңлашыла, әлеге казанышларда тынгы белмәс федераль дәрәҗәдәге депутатның да мөһим хезмәт өлеше бар.

Гомумән, Сәлия Морзабаеваның шушы рәвешле республика һәм бөтен ил халкы мәнфәгатендә кылынган мөһим һәм изге эш-гамәлләре бихисап. Мәсәлән, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан сугыш ветераннарын торак белән тәэмин итүне тизләтү максатында депутат Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенә республикага өстәмә акча юллап мөрәҗәгать итә. Изге башлангычка федераль ведомствода да аяк чалмыйлар. Ветераннарны торак белән тәэмин итүгә федераль бюджеттан тиешле сумма бүлү турында карар чыгарыла.

Янә килеп, “Бердәм Русия” партиясеннән депутат буларак, Сәлия Шәрифҗан кызы фирканең “Тормыш сыйфаты” проектын да әйдәп бара. Атап әйткәндә, шул исәптән әлеге проектның рәистәше булган Сәлия Морзабаева теләктәшлеге белән дә илдә Бөек Ватан сугышында катнашкан медицина хезмәткәрләре истәлеген мәңгеләштерү буенча күләмле эш җәелдерелә.

— Нәкъ табибларның, фельд­шерларның фидакарьлеге нәти­җәсендә дәһшәтле елларда 17 миллион кеше савыктырылган, яралыларның 72 процентының гомере саклап калынган. Шул ук вакытта каһәрле сугыш 85 мең медикның гомерен өзгән. Ак халатлыларның 116 меңе югары дәүләт бүләкләренә лаек булган. Аларны данлау, хөрмәтләү, истәлеген мәңгеләштерү — безнең барыбызның да изге бурычы булып тора, — ди бу уңайдан Сәлия Шәрифҗан кызы.

Әйтергә кирәк, депутатның әлеге башлангычы ил күләмендә күтәреп алынды. Күп төбәкләрдә хәрби табибларга багышлап мемориаллар төзелде, хәтер аллеяләре ачылды, агачлар утыртылды, бер сүз белән әйткәндә, әлеге изге һөнәр ияләренә җәмгыятьтә хөрмәт һәм ихтирам артты.

Бу җәһәттән Сәлия Морзабаеваның депутат бурычларын ни дәрәҗәдә җиренә җиткереп башкаруына, чын-чыннан туган республиканың, аның күпмилләтле халкының мәнфәгатьләре белән януына ачык дәлил булырлык янә бер очракны телгә алып үтми мөмкин түгел. Әлеге хәл-вакыйга исә депутатның Русия Дәүләт думасы делегациясе составында Таҗикстан Республикасына эш сәфәре барышында була.

— Таҗикстанда “Дуслык” башкорт-татар милли үзәгенең нәтиҗәле эшләве хакында яхшы белә идем. Ә менә шушы җирдә якташыбыз, Советлар Союзы Герое, Благовар районының Иске Әмир авылы егете Бакир Рәхим улы Дәүләтовның җирләнүе турында тәү тапкыр ишеттем. Мәгълүматларны тулыландыру максатында Турсунзаде шәһәрендәге Бакир Дәүләтов исемендәге 98нче мәктәп коллективы белән очраштым. Геройның каберендә булып, чәчәкләр салдым. Иң сөенечлесе шул: безнең юллау буенча, Таҗикстанда яшәүче якташларыбыз тиз арада вәгъдәсен үтәде. Благовар егете, Советлар Союзы Герое Бакир Дәүләтовка бюст ачулары турында шатлыклы хәбәр җиткерделәр. Таҗикстандагы ветеран оешмаларына, “Дуслык” милли-мәдәни үзәгенә рәхмәтебез чиксез, — диде ул, әлеге очракка ачыклык кертеп.

Ил парламенты депутатының ярдәмен Зианчура районы халкы да тойган. Алар “Мирас” хәйрия фонды рәисе дә булган Сәлия Морзабаевага тыл батырларына багышланган скульптура рельефын төзү өчен матди ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Нәтиҗә озак көттерми, кыска вакытта кирәкле акча тиешле исәпкә күчерелә.
Республика шашкачылары да Сәлия Шәрифҗан кызына чиксез рәхмәтле. Нәкъ аның хәстәрлеге белән республикада мәктәп укучылары арасында шашка хәрәкәте яңа баскычка күтәрелә.

Әлбәттә, депутат булудан тыш, бөтен гомерен иң изге һөнәр — халык сәламәтлеге сагына багышлаган Сәлия Морзабаеваны борчыган хәл итәсе, мәсьәләләр дә аз түгел. Мәсәлән, тикшеренүләрдән күренүенчә, бүген һәр алтынчы табиб эшен алмаштыру хакында хыяллана, балаларының аның һөнәрен сайлавын теләми. Шул ук вакытта табип булып эшләүдән канәгать булучылар саны 14 проценттан артмый. Өстәвенә, хәлне кадрларга кытлык катлауландыра.

— Медицина хезмәткәрләрен эш хакы системасы канәгатьләндермәве билгеле. Хезмәт нормасы үткән гасырның 80нче елларында расланганлыктан, ул хәзерге таләпләргә җавап бирми. Бу җәһәттән быел хезмәткә түләүдә яңа тәртип булдырылуы һәм тормышка ашырыла башлавы белән канәгатьмен. Дөрес, аны камилләштерәсе һәм камилләштерәсе әле.

“Барысын да кадрлар хәл итә”, — дибез. Ул очракта, ни өчен баш табиблар сайлап куелмый? Ни өчен контрактларны озайту мәсьәләсен фәкать тармак министры гына хәл итә? Үземнең депутатлык эшчәнлегендә шушы һәм башка күпсанлы мәсьәләләргә дә ачыклык кертү, гаделлек тантана итүенә ирешү максаты куям, — ди моңа бәйле Сәлия Морзабаева.

Югарыда без Дәүләт думасына Башкортстаннан сайланган бер депутатның эшчәнлегенә аерым тукталдык. Әмма шуннан чыгып кына да, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, әлеге состав ил парламенты депутатлары арасында чын-чыннан республика, аның күпмилләтле халкы мәнфәгатьләре белән янып эшләүчеләр барына инанасың. Һәрхәлдә, Сәлия Морзабаева моның ачыктан-ачык үрнәге булып тора, дип исәплибез. Әйтәсе килгән фикер шул: республика халкы сайлауларга барганда ил парламентында узган чакырылышларда эшләгән һәм хәзер яңа составка дәгъва иткән кандидатларның төбәк мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә кайгыртуына да җитди игътибар бирсен иде. Шул очракта, һичшиксез, ил халкының Дәүләт думасы турында да фикере яхшырыр, зыянга эшләүче түгел, ә чын-чыннан халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы законнар саны да бермәбер артыр.
Читайте нас: