Утырышта чыгыш ясап, Рөстәм Хәмитов узган елда тармакның ярыйсы ук нәтиҗәле эшләвен сызык өстенә алды. Атап әйткәндә, авыл хуҗалыгы җитештерү индексы 103,2 процент тәшкил иткән. Җитештерелгән продукция күләме 17,5 процентка арткан һәм акчага күчергәндә 152 миллиард сумга җиткән. 2014 елга карата шулай ук 25 процентка күбрәк, ягъни 3 миллион тоннадан артык ашлык үстереп алынган. Көнбагыш — 27 процентка, шикәр чөгендере — 4 процентка күбрәк җыелган.
Терлекчелек тармагында да күрсәткечләр начар түгел. Сөт җитештерү 2,2 процентка арткан, ит җитештерү күләме 2014 ел дәрәҗәсендә калып, 400 мең тонна булган.
Шул ук вакытта, Рөстәм Зәки улы билгеләвенчә, гомум күрсәткечләр яхшы булса да, хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел. Әйтик, үсемлекчелектә иң югары уңыш күрсәткечләре фәкать алты районда гына күзәтелә. “Мондый районнар саны, ким дигәндә, 15 булырга тиеш”, —диде бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов. Сөт җитештерү күләме дә әлегә бер сыердан уртача Русия күрсәткеченә чыга алмый. Республикада ул 4413 килограмм булса, ил күләмендә 5080 килограмм. Кызганычка каршы, әлегә Башкортстанда 5 мең үрен җиде район гына узган. Республика Башлыгы якын чорда бу исемлекне бермәбер арттыру бурычы куйды.
Киңәшмәдә алда торган язгы басу эшләренә бәйле дә җитди бурычлар билгеләнде. Әйткәндәй, былтыр ул 6,6 миллиард сумга төшкән булса, быел җаваплы кампанияне нәтиҗәле үткәрү өчен 15 процентка күбрәк, ягъни 7,7 миллиард сум акча таләп ителәчәк.
— 1,5 миллиард сум ягулык-майлау материаллары алу өчен кирәк. Федераль һәм республика бюджетларыннан язгы кыр эшләренә 1,5 миллиард сум юнәлтеләчәк, 3,5 миллиард сум банклардан җәлеп ителәчәк. Акча җитәргә тиеш, — диде бу уңайдан Рөстәм Хәмитов.
Шул ук вакытта республика Башлыгы билгеләвенчә, алга таба авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе җитди катыланырга, акчаны нәтиҗәле эшләүчеләр генә алырга тиеш.
— Әлбәттә, дәүләт ярдәме булачак. Әмма тәү чиратта аграр бизнесны нәтиҗәле оештырып, актив эшләгән һәм зур уңышларга ирешкән хуҗалыкларга ярдәм итәчәкбез. Анализ күрсәтүенчә, тармактагы предприятиеләрнең 30 проценты нәкъ шундый алдынгылар. Янә дә 40 процент хуҗалыклар уртача темплар белән бара. Калган 30 процент — “икеле” капчыклары, артта сөйрәлүчеләр. Дәүләт акчасын суга салып, техниканы юкка чыгаручылар. Нәкъ алар безне артка сөйри. Үзләренә үпкәләсеннәр, андыйларны финанслау минималь күләмдә булачак, — диде, катгый кисәтеп, Рөстәм Хәмитов.
Алдагы чәчү кампаниясенә килгәндә исә барлык юнәлешләрдә дә җитештерү күләмен 3 процентка арттыру бурычы куела. Атап әйткәндә, язгы чәчү 1 миллион 320 мең гектарда башкарылачак. Уҗым культуралары 600 мең гектарны били. Аерым игътибар исә ашлыкка кукуруз игүгә юнәлтеләчәк. Җәмгысы 120 мең гектар кукуруз чәчеләчәк, шуның 20 гектарында әлеге культура ашлыкка үстереләчәк.
Рөстәм Хәмитов үсемлекчелек тармагында нәтиҗәлелекне күтәрү максатында шулай ук басуга ашлама кертүгә игътибарны арттыру, 2020 елга әлеге күрсәткечне һәр гектарга әлеге 12 килограммнан 30 килограммга җиткерү зарурлыгын билгеләде. Икътисади авырлыкларга бәйле, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу 18 процентка кимегән шартларда булганнарын тиешенчә төзекләндереп, нәтиҗәле эшкә кушу да — көн таләбе. Кызганычка каршы, билгеләнүенчә, күп кенә хуҗалыкларда бу эш тә әлегә аксый. Күрше төбәкләрдә авыл хуҗалыгы тармагында бер кешегә елына 3-3,5 миллион сумлык продукция җитештерелсә, республикада бу күрсәткеч 700-800 мең сум белән чикләнү дә безне бизәми. Рөстәм Хәмитов шулай ук республикада җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен тышкы базарга чыгаруны активлаштыру мәсьәләсен дә күтәрде. Әлегә исә, аның билгеләвенчә, моның киресе күзәтелә. Башкортстанның сәүдә нокталары күрше төбәкләрдән кертелгән ит, йомырка, яшелчә-җимеш белән тулган. Аерым игътибарны исә республика Башлыгы тармакка инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсенә юнәлтте. Былтыр бу күрсәткеч көтелгән 9 миллиард сум урынына 7 миллиард сум гына булган. Киңәшмәдә янә килеп җиргә бәйле мәсьәләләрне хәл итү, импортка бәйлелектән котылу, идарә нәтиҗәлелеген арттыру, авыл хуҗалыгына фән казанышларын киңрәк кертү, аны гыйльми нигездә үстерү хакында да җитди сөйләшү булды. Авылда социаль тормышны яхшырту мәсьәләләренә дә Рөстәм Хәмитов аерым тукталды. Бу җәһәттән ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан экспертлар берләшмәсе белән берлектә эшләнгән Агросәнәгать комплексын үстерү стратегиясенә уңай бәя бирде.
—Төпле, җитди документ. Анда бурыч-максатлар да шактый югары куела. Без илнең иң эре биш аграр җитештерүчеләре исәбендә булырга тиеш. Атап әйткәндә, ашлык үстерүдә — 4 миллион тонна үренә, сөт җитештерүдә 2 миллион тоннага чыгарга тиешбез. Моның өчен дүрт ел вакыт калып бара. Максат бер — аграр җитештерүдә беренче бишлектә булу. Әлегә без — җиденче урында, — диде Рөстәм Хәмитов.