+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 февраль 2016, 02:00

Праймеризга әзерлек башланды

“Бердәм Русия” партиясенең Дәүләт думасы депутатларын сайлау алды эшенә старт бирелде. Журналистлар белән очрашу вакытында партиянең Төбәк бүлекчәсе Секретаре Константин Толкачев шушы хакта сөйләде.

— 15 февральдән 10 апрельгә кадәр алдан сайлауларда катнашачак кешеләрнең документлары кабул ителәчәк. Праймеризда партия әгъзалары гына түгел, теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен аның башка ил гражданы, чит илдә активлары булмавы һәм хөкем ителмәве мотлак. Алдан тавыш бирү 22 майда үтәчәк. Кем күбрәк тавыш җыя, шул 18 сентябрьдәге сайлауларда катнаша, — диде ул.

Республикада 688 сайлау мәйданы билгеләнгән, шуларның 20 проценты праймеризга җәлеп ителәчәк. Бюллетеньнәр “Гознак” фабрикасында башкорт, урыс, татар телләрендә басылачак. Әлегә праймеризда катнашырга теләк белдергән өч кеше документларын тапшырган, шуларның икесе — депутат, берсе партия активисты. Дәүләт думасына сайлану өчен кандидатлар праймериз үтәргә һәм дебатларда катнашырга тиеш. Праймериз үткәрүдә республика бюджеты акчалары файдаланылмаячак, партия взнослары белән федераль бюджеттан бүленгән акчалар тотылачак.

Константин Борисович партия проектлары темасына да тукталды. Халык арасында бигрәк тә “Эшлекле гамәлләр” проекты киң популярлык яулаган. 26 февральдә “Эшлекле гамәлләрнең бердәм көне” үткәрелә. Аннары бу проектның быелгы эшчәнлегенә старт биреләчәк.
Читайте нас: