+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 март 2016, 02:00

Хезмәт базарында хәл тотрыклымы?

Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Чувашстан башкаласы Чабаксарда хезмәт базарының торышы һәм эш белән мәшгульлеккә ярдәм чаралары буенча киңәшмә үткәрде. Анда Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец, мәгариф һәм фән, хезмәт һәм социаль яклау министрлары Дмитрий Ливанов һәм Максим Топилин, төбәк башлыклары, бизнес һәм профсоюз оешмалары вәкилләре катнашты. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республика хезмәт базарының торышы турында чыгыш ясады.

Киңәшмәне ачып, Хөкүмәт Рәисе агымдагы елда тотрыклы социаль икътисади үсешне тәэмин итү максатында ике юнәлешкә берләштерелгән чаралар планын раславын белдерде.

– Беренчедән, бу – кичектергесез хәл ителергә тиешле чаралар. Аларның максаты – җиңел сәнәгать, машиналар эшләү, авыл хуҗалыгы һәм торак төзелеше кебек икътисадның мөһим секторларына ярдәм итү, – диде Дмитрий Медведев. – Халыкка ярдәм күрсәтү дә кичектергесез бурычлар исәбенә керә. Икътисади кризис нәтиҗәләрен мөмкин кадәр йомшарту максатында, бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә эш хакын, пенсияләрне һәм социаль пособиеләрне вакытында түләү өчен төбәк бюджетларына ярдәм каралган. Икенчедән, системалы чаралар күреләчәк. Сүз, башлыча, җитештерү, кече һәм урта эшкуарлык өчен уңайлы шартлар тудыруга, чыгымнарны һәм бизнеска административ басым ясауны киметүгә юнәлтелгән законнар чыгару турында бара.

Хезмәт базарындагы хәл турында сөйләгәндә, Дмитрий Медведев эшсез калган яисә кыскартылуга дучар ителгән кешеләргә ярдәм итү, шул ук вакытта, сәнәгать һәм икътисад тармакларында квалификацияле кадрларны саклап калу зарурлыгын ассызыклады. Бу узган елда хезмәткәрләрен кыскартырга мәҗбүр булган предприятиеләр санының ике тапкырга диярлек артуы белән бәйле. Узган елның мартында эшсезлекнең иң югары ноктасы (4,5 миллион кеше, ягъни икътисади актив халыкның 5,9 процентка якыны) күзәтелгән.

Расланган планга ярашлы, быел эш белән мәшгульлеккә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар карал­ган. Мәсәлән, федераль бюджеттан төбәкләргә 3 миллиард сумлык субсидияләр биреләчәк. Моннан тыш, 7 миллиард сум резервта калачак. Кыскартылуга эләккән кешеләрне башка предприятиеләргә урнаштыру өчен, эш бирүчеләрне дәртләндерү чаралары күз уңында тотыла. Бюджеттан, шулай ук, 7 миллиард сум Моношәһәрләрне үстерү фондына бүленәчәк. Бу акчалар яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын финанслауга юнәлтеләчәк.

Рөстәм Хәмитов үз чыгышында шушы өлкәдә республика тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм эшсезлек мәсьәләләрен федераль, төбәк, урындагы властьлар, иҗтимагый оешмалар һәм бизнес вәкилләре белән берлектә генә хәл итү мөмкинлеген билгеләде.

– Кешеләр өмет белән яшәргә тиеш. Киләчәккә ышаныч булмаса, җәмгыятьнең әхлакый йөзе бозыла, халык төшенкелеккә бирелә. Шуңа күрә эш белән мәшгульлек мәсьәләләрендә без аларга ярдәм күрсәтергә тиешбез, – диде Рөстәм Хәмитов.

Төбәк Башлыгы, шулай ук, хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән федераль программа буенча узган елда республикага 218 миллион сум акча бүленүен билгеләде.

– 5 меңгә якын кеше һөнәр алыштыру курсларын тәмамлады яисә вакытлыча эш белән тәэмин ителде. Бүленгән акчалар кайбер эре предприятиеләрдә хәлнең тотрыклылануына зур йогынты ясады, – дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Читайте нас: