+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 март 2016, 02:00

“Законнар чыгаруда гүзәл зат мөһим роль уйный”

Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Лилия ГОМӘРОВА белән әңгәмә.Тәвәккәл таш яра— Лилия Салаватовна, Федерация Советында Башкортстаннан сенатор вазыйфасын башкаруыгызга икенче ел китте. Шушы статуста үзегезне ничек хис итәсез? Яңа эштә беренче адымнар ясаганда авыр булмадымы?

– Әлбәттә, бу минем эшчән­легемдә яңа юнәлеш. Әмма күз курка, кул эшли, диләр бит. Мин дә тәвәккәлләдем. Аннары элекке, республика Хөкүмәтендәге эшем белән аерма булса да, бәйлелек тә зур. Федерация Советының Төбәкләр палатасында Башкорт­станның башкарма власть вәкиле буларак, республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов исеменнән вәкаләт­ләремне үтим. Монда төбәк мән­фәгатьләрен кайгырту өчен мөмкинлекләр киңрәк, дип әйтер идем, мин шуннан тулырак файдаланырга тырышам. Мисал өчен Дәүләт думасында һәркем үз фракциясе исеменнән тавыш бирсә, биредә һәр хәрәкәт, һәр проект, һәр тавыш бирү анык төбәк исеменнән эшләнә. Әлбәттә, төп урынны законнар өстендә эшләү били. Әмма, шуны онытмаска кирәк, законнарны үзгәртү буенча тәкъдимнәребез шушы механизмны дөрес кулланганда, теге яки бу тармакта республика мәнфә­гатьләрен кайгырту өчен уңай чара була ала. Икенчедән, башка ил һәм төбәк вәкилләре белән берлектә эшләү – тәҗрибә туплау һәм үзебезнең казанышларны күрсәтү өчен яхшы мәйдан. Аннары Мәскәүдә эшләү, федераль министрлыклар җи­тәкчелегенә якын­рак булуы белән, икътисад, мәгариф һәм мәдәният өлкә­ләрендәге мәсьәләләрне чишүне тизләтү өчен уңай шартлар тудыра. Дөрес, бернәрсә дә җиңел генә бирелми. Баштагы мәлдә дулкынланулар да булмады түгел. Әмма минем һәр нәрсәне үзләштерә торган яхшы сыйфатым бар. Гомумән, мин – яхшы укучы. Шул миңа нык ярдәм итә. Һәр очракта дөрес адым ясау мөһим, ә бу инде синең сәләтеңә, тәҗрибәңә, дипломатияңә бәйле. Ә ясалган һәр дөрес адым, үз чиратында, сине зур уңышлар белән сөендерә.

Аннары Валентина Ивановна Матвиенко кебек олы шәхес кулы астында эшләү – зур җаваплылык. Безгә карата ул үтә дә таләпчән. Үзең дә аның ышанычын акларга тырышасың. Җаныңны биреп эшлисең.
Читайте нас: