+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 март 2016, 02:00

Яңа вазыйфага тәгаенләндe

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов указы белән Ирек Мөхәммәтдинов Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары итеп тәгаенләнде.

Белешмә
Ирек Рәдил улы Мөхәммәтдинов 1960 елның 16 октябрендә Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында туган. Н. Э. Бауман исемендәге югары техник училищены, Мәскәү Кулланучылар кооперациясе университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 1983 елда Казан шәһәренең Кулланма оптика дәүләт институтында инженер булып башлый. 1993-94 елларда – “Сфера-А” фондында бухгалтер-икътисадчы, “Полимер” җәмгыятендә баш бухгалтер, 1994-97 елларда – “Башпромбанк” филиалының баш бухгалтер урынбасары, 1997-98 елларда – “Башкредитбанк”ның Стәрлетамак шәһәрендәге филиалы идарәчесе урынбасары, 1998-2001 елларда – Уфа шәһәрендә “Восток” фондының генеральный директор урынбасары, генеральный директоры, 2001-02 елларда – “ФП Центр” җәмгыятенең генеральный директор урынбасары, 2002-03 елларда – “Уралсиб” банкы вице-президенты, 2003-05 елларда – Мәскәү шәһәрендә “Росгосстрах-Столица” җәмгыятенең генеральный директор урынбасары, 2005-07 елларда “Метрополь” Инвестиция-финанс компаниясенең генеральный директор урынбасары, 2007-10 елларда – “Русь-Банк”ның идарә рәисе өлкән советнигы, 2010-11 елларда – “Банк Зенит” җәмгыяте департаментының начальник урынбасары, 2011-16 елларда “Россельхозбанк”ның төбәк филиалы директоры булып эшли.

* * *

Республика Башлыгының икенче указы белән Илдар Тимергалин, икенче эшкә күчү сәбәпле, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасыннан азат ителде.
Читайте нас: