Закон проекты берьюлы өч укуда карау өчен тәкъдим ителәчәк. Парламент Рәисе Константин Толкачев белдерүенчә, үзгәрешләр кертүнең сәбәпләре берничә.
– Проект аңлатмасында алар 11 пунктта күрсәтелгән. Бюджетның салымнан тыш керемнәренең иң зур өлеше (2 миллиард сум) — “Башнефть” компаниясе акцияләреннән кергән дивидендлар. Узган елның ноябрендә “Бюджет турында” закон кабул иткәндә дивидендлар 3 миллиард сум күләмендә каралган иде. Компаниянең Директорлар советы тарафыннан расланган һәм быелгы бизнес-планда каралган өстәмә керемнәргә бәйле, бу күрсәткеч 5 миллиард сумга җитте. Бу акчалар социаль объектлар төзүгә, республиканың максатлы инвестиция программасын гамәлгә ашыруга, ягъни төбәктә социаль һәм икътисади тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлтеләчәк. Шулай ук, федераль бюджеттан агросәнәгать комплексына ярдәмгә һәм Моношәһәрләрне үстерү фондыннан Күмертау шәһәренең инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә чыгымнарны өстәмә финанслауга тәгаенләнгән керем күләме 463 миллион сумга җитте. “Бюджет турында” законга ел дәвамында төзәтмәләр кертү гамәлдә күптән кулланыла, – дип белдерде Константин Толкачев.