+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 март 2016, 02:00

Төбәк тапшыруларын – гомум исемлеккә

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Урындагы үзидарә, гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча комитеты пленар утырышта Президиумга “Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын карауны тәкъдим итте. Әлеге проект аерым төбәк теле- һәм радиоканалларын гомум рөхсәт ителгән тапшырулар исемлегенә кертүне күз уңында тота.

Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитет рәисе Эльвира Аеткулова закон проектын хуплады һәм бердәм мәгълүмати киңлекне саклау һәм үстерү максатында Русия Президенты тарафыннан расланган “Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында” законның гомум рөхсәт ителүче каналлар исемлегенә гомумрусия теле- һәм радиоканалларын гына кертүен билгеләде. Ә төбәк телеканаллары, халык тарафыннан яратып каралса да, бу исемлеккә керми. Алар кабельле челтәрләрдә һәм Интернетта гына тапшырыла, бу тамашачылар санын киметә.
Закон проекты “Киңкүләм мәгълүмат чаралары турында”, “Элемтә турында”, “Русия Федерациясе субъектларының закон чыгару һәм башкарма дәүләт власте органнарын оештыруның гомум принциплары турында” федераль законнарга үзгәреш кертүне күз уңында тота. Рөхсәт ителгән теле- һәм радиоканаллар исемлегенә устав капиталында Русия субъектының 50 проценттан күбрәк өлеше булган дәүләт власте органнарының төбәк тапшыруларын кертү тәкъдим ителде. Әлеге исемлекне федераль башкарма власть органы билгели.

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев бу закон проектының Русиянең барлык төбәкләре өчен дә әһәмиятен ассызыклады.

– Урындагы телеканаллар халыкны төбәк вакыйгалары белән таныштыра, аларның мәгълүмати һәм рухи ихтыяҗын канәгатьләндерә, социаль әһәмиятле контент тудыра. Русия республикаларының үз дәүләт телләре булуын да истән чыгарырга ярамый. Төбәк тапшыруларын гомум рөхсәт ителгән каналлар исемлегенә кертмәү Конституция һәм Русия федерализмы таләпләренә туры килми, чөнки дәүләт статусы алган һәр тел телевидениедә һәм радиода киң файдаланылырга тиеш. Русия төбәкләрендәге күп кенә хезмәттәшләр бу Закон проектын хуплый, — дип белдерде ул.
Читайте нас: