+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 март 2016, 02:00

Көн тәртибендә 60тан артык мәсьәлә

Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумының чираттагы утырышы үтте. Аны парламент Рәисе Константин Толкачев алып барды.

Утырыш башында депутатлар 15 мартта Стәрлетамакта шәхси йортта чыккан янгында һәлак булган 12 кешене бер минут тынлык белән искә алдылар. Арытаба Президиум көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшерүгә кереште.

Аерым алганда Дәүләт җыелышы-Корылтайның чираттагы пленар утырышын 24 мартта үткәрергә карар ителде. Анда 60тан артык мәсьәлә тикшереләчәк.

Парламентның 28нче утырышы республика Башлыгының Хөкүмәтнең 2015 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында доклады белән башланыр дип көтелә. Депутатлар игътибарына шулай ук Башкортстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең чыгышы тәкъдим ителәчәк.

31 республика законы проекты каралачак. Аларның 17сенә закон статусы бирергә тәкъдим ителә. Янә дә 14 закон проекты беренче укуда тикшерелә. Алар арасында “Башкортстан Республикасында автомобиль юллары һәм юл хуҗалыгы эшчәнлеге турында” законга үзгәрешләр кертү турында проект та бар. Бу уңайдан Константин Толкачев юл төзекләндерү эшләрен башкарганда бюджет акчаларын тотыну нәтиҗәлелеге иҗтимагый контроль булдыруны таләп итүен сызык өстенә алды.

— Юл сыйфатына зарланып дәүләт власте һәм урындагы үзидарә органнарына, шул исәптән республика парламентына да бик күп шикаятьләр килә. Бу җәһәттән югарыда телгә алынган законга үзгәрешләр власть һәм гражданлык җәмгыяте институтлары арасында әлеге мәсьәләләрдә тыгыз хезмәттәшлек булдыруга, җәмәгатьчелекне юл төзелеше һәм ремонты сыйфатын контрольдә тоту эшенә җәлеп итүне, мондый контроль өчен үз өстенә гражданлык җаваплылыгы алачак коммерциягә карамаган оешмалар төзүне күз уңында тота. Болар барысы Башкортстанда юл төзелеше һәм ремонтына бәйле проблемалар турында оператив мәгълүмат алу мөмкинлеге бирер, ахыр чиктә юллар сыйфатында уңай яктан чагылыш табар дигән ышанычта калабыз, — диде моңа бәйле Константин Толкачев.

Президиум утырышында 24 мартта депутатлар карамагына чыгарылачак башка закон проектлары да тикшерелде.
Читайте нас: