[b]– Әмир Миңнеәхмәтович, Корылтай власть, иҗтимагый оешмалар белән нинди хезмәттәшлек алып бара?[/b]
– Республика җитәкчелеге ярдәмен тоеп, власть белән килешеп, аңлашып эшлибез. Бөтендөнья башкортлары корылтае халык хөрмәт иткән, төбәк җитәкчелеге өчен мөһим булган оешмага әверелергә тиеш. Максатларыбыз җитди. Беренче чиратта, алда идеологик тәрбия бирү, төбәктәге социаль-икътисади хәлне яхшырту, башкорт халкының телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү бурычы тора. Милләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне саклау мөһим. Әлбәттә, бу максатларга үз көчебез белән генә ирешә алмаячакбыз. Республиканың Мәгариф, Мәдәният, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары, Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары буенча агентлык һәм башка ведомстволар, оешмалар белән хезмәттәшлек турында килешү төзергә ниятлибез. Көчләрне берләштерсәк, алда торган максатларга тизрәк һәм нәтиҗәлерәк ирешәчәкбез.
[b]– Сез күптән түгел генә Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе итеп сайландыгыз. Нинди планнар белән яшисез?[/b]
– Җитди һәм җаваплы вазыйфаның нечкәлекләренә төшенеп кенә киләм. Башкарма комитетның яңа составтагы утырышын үткәрергә әзерләнәбез. Анда яңа структура, башкорт иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча координация советы эшли башлаячак. Башкортстан тарихы, мәдәнияте өчен мөһим чаралар оештыру күздә тотыла. Күптән түгел дәүләт эшлеклесе Муса Мортазинның тууына 125 ел тулу уңаеннан “түгәрәк өстәл” үтте. Әхмәт-Зәки Вәлидигә Уфада урнаштырылган мемориал тактага чәчәкләр салдык. Шушы чаралар Башкортстан оештырылуның 100 еллыгына әзерлек эшләренә старт бирде. “Йөз еллыкка – йөз шәхес” программасы кысаларында эш дәвам итәчәк, Ырынбурда “Кәрвансарай” башкорт халык йортына нигез салынуга 170 ел тулу уңаеннан конференция һәм башка чаралар да оешкан төстә үтәчәк.
[b]– Башкарма комитеттагы яңа структура нинди мәсьәләләрне хәл итәчәк?[/b]
– Югарыда әйтеп үтүемчә, җитди мәсьәләләрне хәл итү өчен фикердәшләрне, көчләрне берләштерергә кирәк. Координация советының төп максатларының берсе дә шуңа кайтып кала. Мәгълүм булуынча, заман яшьләре Интернет челтәре, телевидение йогынтысында тәрбияләнә. Нәтиҗәдә, алар тормышта дөрес юл сайламаска мөмкин. Без республика яшьләрен берләштереп, аларның көч-энергиясен халыкка игелек китерердәй эш-гамәлләргә юнәлтергә планлаштырабыз. Өлкән яшьтәгеләр дә игътибардан читтә калмаячак. Алар өчен Аксакаллар советы оештырылачак. Советка күренекле эшлеклеләр керәчәк. Һәр районда киңәш органы булачак. Нәтиҗәдә, өлкән буын яшьләргә киңәшләр бирәчәк, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Шулай ук, Корылтай карарларын кабул иткәндә дә Аксакаллар советы фикерләре игътибарга алыначак. Бөтендөнья башкортлары корылтае планнары, игелекле гамәлләре белән халыкны даими таныштырып бару күздә тотыла. Бу максатка республика гәзитләрендә “Корылтай” кушымтасы оештырып ирешмәкчебез.
[b]– Аңлашылуынча, яшьләр белән яңача эшләргә, аларны борчыган мәсьәләләргә җитди игътибар бүлергә исәп тотасыз. Ә балаларга бәйле эштә нинди яңалыклар көтелә?[/b]
– Яңа вазыйфага сайлангач та яшьләр оешмалары вәкилләре белән очраштык. Алар үзәкләренә үткән мәсьәләләр белән уртаклашты, теләкләрен җиткерде. Фикер алышу яшьләр даирәсендә идеолог һәм идеология юклыгын ачык күрсәтте. Яшьләр алдаганны, вәгъдә биргәч, үтәмәүне яратмый. Мондый хатага юл куючылар үсеп килүче буын ышанычын бик озакка югалта. Гомумән, яшьләр игътибарга, дөрес юл күрсәтүгә мохтаҗ. Безгә алмашка киләчәк буын белән ешрак очрашып торачакбыз һәм аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләячәкбез.
Балалар да игътибардан читтә калмаячак. Төрле фәннәр буенча федераль дәреслекләргә төбәк компоненты кертергә исәп тотабыз. Мәгариф буенча эшче төркем дәреслекләргә өстәмәләр кертәчәк. Мәсәлән, биология, география дәресләрендә Башкортстандагы җәнлекләр, үсемлекләр дөньясы өйрәнеләчәк. Шулай итеп, туган якка сөю кечкенәдән тәрбияләнәчәк. Башка планнар да бар. Әйтик, республика Мәдәният министрлыгы белән берлектә Башкортстан халыкларының милли нәкышлары белән бизәлгән заманча киемнәр тегәргә исәп тотабыз. Яшьләрне лаеклы алмаш итеп тәрбияләүдә спортка да таянабыз. Милли спорт төре көрәшне саклау, үстерү өчен зур көч салачакбыз.
[b]– Бөтендөнья башкортлары корылтае республиканың социаль-икътисади үсешенә ни дәрәҗәдә булышлык итә?/b]
– Иҗтимагый оешманың эшчәнлеге мәдәни, рухи юнәлешләр белән генә чикләнмәскә тиеш. Мул тормышта яшәүче халык кына телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап кала ала. Русия төбәкләренең, чит илләрнең башкорт корылтайлары белән берлектә “Башкортстан продукты” брендын дөньяга танытырга кирәк. Төбәккә туристлардан тыш, инвесторларны да җәлеп итү мөһим. “Ел кешесе” бәйгесе оештырып, төрле һөнәр ияләре вәкилләрен бүләкләү күздә тотыла. “Аек авыл” республика конкурсын яңа дәрәҗәдә оештырачакбыз. Дини сәясәт буенча комиссия төзеләчәк. Белгечләребез барлык конфессияләр белән очрашачак. Гомумән, безнең ишекләр барлык милләт һәм конфессияләр вәкилләре өчен һәрвакыт ачык. Һәркемне тыңларга, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә әзербез. Башкортстанда һәр милләт вәкиле имин тормышта, бәхетле яшәгәндә генә төбәк икътисады үсешәчәк. Республикада һәркем җиң сызганып эшләсә, бу максатка тизрәк ирешелер.
– Әмир Миңнеәхмәт улы, эчтәлекле әңгәмә өчен зур рәхмәт! Алдыгызга куйган максатларыгызга ирешеп, Башкортстан үсешенә, иминлегенә киләчәктә дә тугры хезмәт итүегезне телибез.