Утырышта катнашучылар съездның программа проекты һәм чаралар планы турында фикер алышты, форумны үткәрү датасын билгеләде. Ул 29 мартта “Башкортостан” дәүләт концертлар залында үтәчәк. Чарада республикадан 319 делегат һәм 200гә якын кунак катнашачак. Форумда оешманың соңгы биш елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак.
Утырышта “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Пчелинцев, мәдәният министры Әминә Шәфыйкова һәм Социаль максатлы программалар фонды директоры Аскар Ногъманов чыгыш ясадылар.
— Җаваплы кешеләр планда каралган чараларны үтәүне җитди контрольгә алырга тиеш. “Башкортстан урыслары соборы” төбәк иҗтимагый оешмасының IV съезды югары дәрәҗәдә үтәчәгенә ышанам, — диде Константин Толкачев.