+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 март 2016, 02:00

Закон проекты карала

Дәүләт думасында даими рәвештә эш урынында булмаучы депутатларны мандатларыннан мәхрүм итү мөмкинлеге бирүче закон проекты карала.

Аңа ярашлы, Дәүләт думасы депутаты һәм Федерация Советы әгъзасы статусы турында законга төзәтмәләр кертү һәм вазыйфаларын даими үтәмәүче, Дәүләт думасы, аның комитетлары һәм комиссияләренең пленар утырышларында катнашмаучы депутатларның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуны өстәмә нигез буларак билгеләү тәкъдим ителә. Мандат турында фикерне бу депутат кергән фракция белдерергә тиеш.

– Без бу закон проектын хуплыйбыз, хәтта бераз соңга калган, дип исәплибез, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Республикада мондый норма 2005 елдан гамәлдә. Аңа ярашлы, үз бурычларын үтәмәүче, сәбәпсез берничә тапкыр утырышларда катнашмаучы Дәүләт җыелышы депутатларының вәкаләтләре вакытыннан алда туктатыла ала. Искә төшереп үтәм, бу нормага ярашлы, танылган банк эшлеклесе Азат Корманаев депутат статусыннан бушатылды.
Читайте нас: