Мөһим вакыйгаларУзган ел Башкортстан өчен аеруча истәлекле булды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын тиешле дәрәҗәдә бәйрәм иттек. Республика беренче тапкыр мөһим халыкара чараны үткәрү үзәге, дөнья сәясәте лидерларының очрашу мәйданы булды. ШОС һәм БРИКС илләре белән төбәкара хезмәттәшлек киңәя. Уфада зур фәнни, икътисади һәм яшьләр форумнары үтте.
Икътисади кризис2015 елда тышкы сәясәттә һәм илдә икътисади хәл катлауланды. Санкцияләр басымы, товар һәм валюта базарларында тотрыксызлык дәвам итә. Бу инвестицион активлыкның һәм җитештерүнең кимүенә китерде. Бу шартларда республика Хөкүмәтенең төп казанышы — икътисади тотрыклылыкны, бюджетның баланслылыгын саклап калу, барлык социаль йөкләмәләрне үтәү.
Тормыш сыйфатыЕл йомгаклары буенча Башкортстанда беренче тапкыр гомер озынлыгы 70 яшьне узып китте. Бу – тормыш сыйфатын, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт, халыкны социаль яклау өлкәләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген билгеләүче төп күрсәткеч.
Финанс системасыФинанс системасының тотрыклылыгы сакланды. Узган елда республиканың тупланган бюджетына 144 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган килем керде. Бу, 2014 елдагы белән чагыштырганда, 11 миллиард сумга (8,2 процент) күбрәк. Керем күләме буенча республика Русиядә – 13тән 10нчы, Идел буе федераль округында 3тән 2нче урынга күтәрелде.
Ил Президенты Владимир Путинның “Башнефть” компаниясе акцияләренең 25 процентын Башкортстанга кайтару турындагы карары республика өчен хәлиткеч роль уйнады. Беренче 5 миллиард сум күләмендәге дивиденд республиканы үстерүгә ярдәм итә.
СәнәгатьБашкортстан нефть продуктлары җитештерү буенча лидер булып тора. Бөтендөнья нефть эшкәртүчеләр ассоциациясе “Башнефть” заводларын Русиядә һәм БДБ илләрендә иң яхшысы дип таныды.
“Газпром нефтехим Салават”та җитештерелгән продукция “Бөтенрусия маркасы. ХХ гасырның сыйфат билгесе” алтын билгесе белән бүләкләнде Уфа моторлар төзү берләшмәсе вертолетлар һәм гражданнар авиалайнерлары двигательләренә компонентлар җитештерүдә катнаша. Дөньяда өч кенә предприятие мондый үзенчәлекле технологияләргә ия, шуларның берсе — безнең УМПО.
Аграр тармакАгросәнәгать комплексына 6,6 миллиард сумлык дәүләт ярдәме юнәлтелде. Гомумән алганда, узган елгы күрсәткечләр яхшы. 3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алынды, яшелчә җитештерү – 4,8, шикәр чөгендере 4,1 процентка артты. Сөт җитештерү 2,2 процентка артты, ит җитештерү күрсәткече 2014 ел дәрәҗәсендә – 400 мең тонна.
Безнең өчен агросәнәгать комплексы икътисадның бер өлкәсе генә түгел. Республика халкының авыл җирендә яшәүче 40 проценты эш урыннары һәм хезмәт хакы белән тәэмин ителергә тиеш. Безнең бурыч – хезмәт җитештерүчәнлеген һәм авыл хуҗалыгы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, аның үсешенә яңа динамика бирү.
Инвестицияләр Бүген республикага яңа җитештерү предприятиеләре кирәк. Авыр вакытта эшне заманча коручы предприятиеләр яхшы үсеш динамикасы күрсәтә. Мондый инвестиция проектларына без өстенлекле статус бирәбез. Әле шундый 460 миллиард сумлык 73 проект бар.
Узган елда 30 миллиард сумлык 9 проект гамәлгә ашырылды, 1700гә яңа эш урыны булдырылды. Быел 48 миллиард сумлык 7 проект гамәлгә ашырылачак. ШОС һәм БРИКС линияләре буенча инвестиция килешүләре төзелде.
Торак төзелеше2,7 миллион квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылды. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урында.
Халыкны авария хәлендәге торактан күчерү программасы тулысынча гамәлгә ашырылды: 119 йорт файдалануга тапшырылды, 4,5 мең кеше яңа торак алды.
Юллар 120 километр яңа юл сафка кертелде, 700 километрдан артык юл ремонтланды. Уфада Агыйдел елгасы аша Затон күпере төзелеше дәвам итә. Быел ул төзелеш тәмамланыр, дип ышанам.
Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев:
— Тоташ алганда, узган елда төбәктә икътисад үсеше һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча чаралар планы тулысынча үтәлде диярлек. Аерым тармаклар буенча үсеш темпына һәм макроикътисад тотрыклылыгына ирешү уңай перспективалар турында сөйли. Финанс системасы тотрыклылыгын саклап кала алуыбыз шатландыра. Билгеләнүенчә, керемнәр күләме буенча республика илдә 13нче урыннан — 10га, Идел буе федераль округында 3нче урыннан 2нче урынга күтәрелде.
Шулай ук, безнең төбәк илдә солярка, бензин җитештерү буенча лидерлар сафында. Күп кенә күрсәткечләр буенча яхшы нәтиҗәләргә ирештек. Шулай ук, барлык социаль йөкләмәләр дә үтәлде. Балалар бакчаларына чират бетте, күпбалалы гаиләләргә, ветераннарга социаль түләүләр артты. Шул ук вакытта эшлексезлек дәрәҗәсе, товар һәм хезмәтләргә ихтыяҗ кимү борчылу уята. Дәүләт сәясәте ниндидер дәрәҗәдә эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итте дияргә мөмкин. Монда үз вакытында юнәлеш алу һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру өчен җитештерү куәтләрен тулысынча файдалану мөһим.
Республика Башлыгының төбәккә яңа җитештерү объектлары кирәк дигән фикере белән килешәм. Аерым игътибарны аграр сәнәгать комплексы таләп итә. Хөкүмәт отчетында билгеләнгән эш юнәлешләре депутатлар корпусы эшчәнлегендә искә алыначак.
Урындагы башлангычларУрал аръягының җиде районында урындагы башлангычларга ярдәм программасы гамәлгә ашырылды. Халык мөһим объектларны төзү һәм ремонтлауда катнашты, республика һәм урындагы бюджетлардан тыш, бу эшкә халык та үз акчасын салды. Нәтиҗәдә, 88 биләмәдә 99 проект гамәлгә ашырылды. Бу тәҗрибәне республиканың барлык муниципалитетларына да таратырга кирәк.
Күпфункцияле үзәкләрУзган елда республикада 73 офистан торучы күпфункцияле үзәкләр челтәрен оештыру тәмамланды. Бүген “бер тәрәзә” режимында аларның хезмәтеннән республикада яшәүче һәркем файдалана ала. Бу өлкәдә без – илдә лидер. Әлеге үзәкләрдә күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүгә игътибар бирергә кирәк.
Социаль өлкә2015 елда халыкның табигый артуы 5 мең кеше тәшкил итте. Бу, 2014 елдагы белән чагыштырганда, азрак. Республика Хөкүмәте үлүчеләр санын киметү, гомер озынлыгын арттыру буенча системалы чаралар күрә. Болар нәтиҗә бирә. Соңгы биш елда республикада кан әйләнеше системасы чирләреннән үлү очраклары кими. Узган ел йомгаклары буенча, сабыйлар үлеме 5 процентка кимегән.
Сәламәтлек саклауУзган елда биш амбулатория-поликлиника учреждениесе ачылды. Мишкә районы дәваханәсенең хирургия корпусы төзелде. Бөре районында психоневрология интернатының йокы корпусы файдалануга тапшырылды.
Биш ел эчендә “Земский доктор” программасы кысаларында авылга 1051 яшь белгеч кайтты. Максатлы укыту юнәлешендә югары белемле медицина кадрларын әзерләү дәвам итә. Ләкин әле кадрлар мәсьәләсе хәл ителмәгән. Быел да яшь белгечләрне авылга кайтару буенча эш дәвам итәчәк. Фельдшер-акушерлык пунктларын белгечләр белән тәэмин итү максатында “Земский фельдшер” программасын эшләү турында карар кабул ителде.
Балалар бакчаларыРусия Президентының май указларында каралган максат – өчтән җиде яшькә кадәрге сабыйларны балалар бакчасы белән тәэмин итү бурычы үтәлде. Узган ел 25 яңа объект төзү, биналарга капиталь ремонт ясау юлы белән өстәмә рәвештә 8800 урын булдырылды. Бу максатка 1,9 миллиард сум (шуның 900 миллион сумы – федераль бюджеттан) юнәлтелде. 2015 ел планы (5800 урын) арттырып үтәлде.
Мәгариф2013 елдан башлап 6 мәктәпкә реконструкция үткәрелде, 6 мең укучыга исәпләнгән 16 мәктәп (шул исәптән, 3се былтыр) төзелде. Нәтиҗәдә, икенче сменада укучылар саны 12,3 процентка кимеде. 16 муниципалитетта укыту бер сменада оештырылган.
Мәктәп яшендәге балалар арту нәтиҗәсендә зур шәһәрләрдә икенче смена проблемасы кала бирә. 2016-25 елларга исәпләнгән республика программасы кысаларында бу проблема хәл ителәчәк. Бу максатка республика бюджетыннан 10 миллиард сум бүлү каралган.
МәдәниятШОС һәм БРИКС саммитлары алдыннан әйдәүче мәдәният учреждениеләре яңарыш кичерде. Былтыр “ART UFA-2015” сәнгать форумы, “Бердәмлек” милли мәдәниятләр фестивале үтте.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы чаралары кысаларында Уфада — тыл эшчәннәренә, Кырмыскалы районында генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәлләр ачылды.
“Әдәбият елы”нда 15 меңгә якын иҗади акция үтте. Башкортстан “Русиянең әдәби флагманы” исеме өчен көрәшүче ун төбәк исемлегенә керде.
СпортУзган елда Ишембай шәһәрендә, Белорет, Бишбүләк һәм Кушнаренко районнарында физкультура-савыктыру комплекслары төзелде, “Нефтьче” стадионына реконструкция үткәрелде. Белорет районының “Мраткино” һәм Ишембай районының “Куш-тау” тау чаңгысы базаларына реконструкция үткәрелә. Быел тугыз спорт корылмасы төзеләчәк.
Башкортстан “Сәламәт буын – көчле төбәк” проектын башлап җибәрүче булып тора. Русиянең Спорт министрлыгы карары белән аңа федераль статус бирелде, бездә сынау үткәннән соң ул илнең башка төбәкләренә тәкъдим ителәчәк.
Физкультура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүчеләр саны 31 процентка җитте. “ГТО” комплексын кертүнең беренче этабы тәмамланды, быел ул республиканың барлык мәгариф учреждениеләрен дә колачлаячак.
Белогорье районына ярдәмУзган елда республика Кырымның Белогорье районына 173 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. 26 балалар бакчасы, мәктәп һәм мәдәният йорты ремонтланды. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан мемориаль комплексларга реставрация ясалды. Энергия блокадасы вакытында бездән бу районга 30 электр генераторы озатылды. Безнең республика биргән авыл хуҗалыгы техникасы ярдәмендә анда урак эшләре вакытында тәмамланды.
Максат Республика Хөкүмәте икътисадны һәм җәмгыятьне тотрыклы үстерү, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен барысын да эшли. Безнең максат – соңгы елларда ирешелгән уңышларны саклау, икътисадта һәм социаль өлкәдә структур реформалар үткәрү өчен нигез булдыру. Арытаба депутатлар кабул итәчәк законнар Башкортстанда нәтиҗәле социаль юнәлешле дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру өчен нигез булыр, дип ышанам.
* * *
Еллык отчет докладыннан соң Рөстәм Хәмитов депутатларның сорауларына җавап бирде.
Милана Скоробогатова янә Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил булып тәгаенләнде.
Шулай ук, депутатлар игътибарына 2015 елда республикада кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау турында Башкортстанда Кеше хокуклары буенча вәкил Рим Каюмовның чыгышы тәкъдим ителде.
Пленар утырышта 31 республика законы проекты тикшерелде, шуларның 17се закон статусы алды, ә 14е беренче укуда каралды. Көн тәртибендәге 4 мәсьәлә – Дәүләт җыелышы-Корылтайның законнар чыгару башлангычы, ә 15е төбәк парламентына килгән федераль закон проектларын тикшерү белән бәйле.
Утырышта, шулай ук, аерым суд участокларына мировой судьялар сайланды.
Дәүләт җыелышы- Корылтайның Бюджет, салым, инвестицион сәясәт һәм территориаль үсеш буенча комитеты рәисе Рузалия Хисмәтуллина:
— Башкортстан Хөкүмәте узган елда кабул иткән чаралар икътисадта кризис чагылышлары кискенлеген киметергә ярдәм итте.
Отчет, гадәттәгечә, социаль-икътисади үсеш буенча статистика мәгълүматлары анализыннан торды. Шул ук вакытта Русиянең башка субъектлары белән тирәнтен чагыштыру үткәрелде.
Докладта республикада финанс торышына, шул исәптән, финанс системасы тотрыклылыгына зур игътибар бүленде. Дәүләт тотрыклылыгының нәкъ менә шушы күрсәткечкә бәйле булуы аңлашыладыр. Агымдагы елда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге билгеләнде.
Әлеге отчет депутатлар һәм Хөкүмәт әгъзалары өчен өстәл китабына әверелер дип уйлыйм.