Республика җитәкчесенең Урал аръягы районнарына эш сәфәре 1 апрельдә Хәйбулла районында Бүребай тау-баектыру комбинаты объектларын караудан башланды. Аерым алганда, Рөстәм Хәмитов тау-баектыру фабрикасы эшчәнлеге белән танышты. Анда узган елның сентябрендә 45 процентлы цинк концентраты алу мөмкинлеге бирүче бакыр-цинк рудасы эшкәртү производствосы файдалануга тапшырылган. Бакыр һәм цинкны рудадан шушы рәвешле зур күләмдә алу производствоны модернизацияләү һәм реконструкцияләү нәтиҗәсендә мөмкин булган.
Башкортстан Башлыгы 2015 елның июлендә Октябрьский җир асты руднигында эшкә кушылган “Южный” стволында да булды. 6 метр диаметрлы һәм 492 метр тирәнлектә урнашкан бетон ныгытмалы ствол җитештерү күрсәткечен ике тапкыр — елына 400 мең тоннага кадәр арттыру мөмкинлеге бирәчәк.
Бүребай тау-баектыру комбинаты генеральный директоры Рөстәм Әбләев белдерүенчә, “Южный” стволы төзелешенә 1 миллиард сумнан күбрәк инвестиция салынган. Күтәрү машинасы бинасы, шахта өстендәге бина, янгынга каршы һәм техник су белән тәэмин итү насос станциясе, янгынга каршы корылмалар файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда 285 һәм 350 метрлы горизонтлардан руда чыгаруны җайга салу күздә тотыла. Декабрьдә исә анда җир асты тау транспортын электр белән тәэмин итү өчен беренче электровоз җибәреләчәк һәм кирәкле корылмалар китереләчәк.
Бер үк вакытта предприятиенең генеральный директоры экология һәм табигатьне саклау мәсьәләләренә дә иң җитди игътибар бирелүен сызык өстенә алды. Үз чиратында, Башкортстан Башлыгы комбинат хезмәткәрләре белән аралашканда предприятиенең республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүен билгеләде.
Бүребай авылында булганда Рөстәм Хәмитов үткән елда биредә файдалануга тапшырылган республикадагы иң эре кояш электр станциясе эшчәнлеге белән дә танышты. Төзелешне “Хевел” компаниясенең (“Ренова” дәүләт компаниясе һәм “РОСНАНО” акционерлар җәмгыятенең берлектәге предприятиесе) бүлендек структурасы булган “Авелар Солар Технолоджи” җәмгыяте инвестицияли. Проект 100 гектар мәйданда тормышка ашырыла.
“Авелар Солар Технолоджи” җәмгыятенең генеральный директоры Олег Шутнин белдерүенчә, кояш электр станциясенең 10 мегаватт куәтле беренче чираты төзелешенә 1,1 миллиард сум инвестиция салынган. Төзелеш өчен корылмаларның һәм җиһазларның яртысыннан күбесе үзебезнең илдә, шул исәптән “Хевел” компаниясе предприятиеләрендә җитештерелгән. Әлеге мәйданда барлыгы 8200 кояш модуле урнаштырылган. 1 марттан электр станциясе электр энергиясе һәм куәтләрне күмәртәләп сату базарына чыккан.
Бүребай кояш электр станциясенең шундый ук куәтле икенче чиратын төзү исә агымдагы елның июнендә башланачак һәм ел ахырына файдалануга тапшырылачак.
Әйтергә кирәк, Бүребай кояш электр станциясе якын елларда “Хевел” компаниясе Башкортстанда төзергә планлаштырган җиде станциянең берсе булып тора. Республикада барлык кояш электр станцияләренең куәте исә 59 мегаватт тәшкил итәчәк, төзелешкә 6 миллиард сум инвестиция салыначак.
Башкортстан Башлыгы, кояш электр станциясе эшчәнлеге белән танышып, проектны хуплады һәм энергетика тармагының төбәк өчен мөһим әһәмияткә ия булуын билгеләде.
Садовый авылында исә Рөстәм Хәмитов “Зауралье Агро” МТСының Хәйбулла филиалында техниканың чәчү кампаниясенә әзерлеген тикшерде. Филиал директоры Илшат Бохарбаев язгы кыр эшләрен башкару һәм җир эшкәртүгә ярдәм күрсәтү өчен 35 ашлык уру, 2 мал азыгы хәзерләү комбайны, үзйөрешле 2 чапкыч, 24 трактор һәм 7 йөк машинасы булуын хәбәр итте.
Бүген филиалда 108 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 12 мең сум тәшкил итә. Узган елда аграрийлар тарафыннан 5661 тонна ашлык, шул исәптән 3418 тонна бодай, 1479 тонна арпа, 745 тонна солы, 20 тонна көнбагыш, 20 тонна берьеллык рыжик һәм 72 тонна күпьеллык үләннәр үстереп алынган.
Хәйбулла районы үзәгендә республика Башлыгы Ташлы елгасындагы Акъяр сусаклагычын карады. Аның күләме 44,4 миллион кубик метр тәшкил итә. Узган елда биредә колачлы төзекләндерү эшләре башкарылган. Әлеге вакытта сусаклагычта ташкынга әзерлек кысаларында, расланган графикка ярашлы, суны җибәрү бара. Су күләме 28 миллион кубик метрдан 23 миллион кубик метрга кадәр киметеләчәк. Тәүлегенә 490 мең кубик метр су җибәрелә. Бу җәһәттән Рөстәм Хәмитов сусаклагычта булганда халыкны су басудан курчалау өчен иң җитди чаралар күрү бурычы куйды.
Акъяр авылында Рөстәм Хәмитов район активы белән дә очрашты. Анда муниципалитетның социаль-икътисади үсешенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
2 апрельдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Зилаер районына эш сәфәре Юлдыбай авылындагы Урал аръягы агроинженерия колледжы эшчәнлеге белән танышудан башланды. Колледж директоры Гали Нәдерголов белдерүенчә, бүген уку йортында авыл хуҗалыгы производствосы мастерлары (фермерлар), усадьба хуҗабикәләре, тракторчы-машинистлар, эретеп ябыштыручылар, умартачылар, электриклар, А, В, С, Д, Е категорияле водительләр әзерләнә. Теоретик белем бирү һәм гамәли күнекмәләр үткәрү өчен куәтле базага ия булудан тыш, колледжның 681 гектар авыл хуҗалыгы җирләре, шул исәптән 561 гектар сөрентеләре, терлекчелек фермасы, ашлык һәм яшелчә саклагычлары, пилорамасы бар. Техник базасы 12 трактор һәм 13 автомобильне, 6 комбайнны берләш-терсә, фермада сыер маллары, атлар асрала, умарталыгы да зур гына.
Бүген колледжда Зилаер, Бөрҗән, Хәйбулла, Баймак, Әбҗәлил һәм Зианчура районнарыннан 260 кеше укый. Ел саен тармак өчен 150 эшче кадр әзерләп чыгарыла. Болардан тыш, Мәшгульлек үзәге аша механизаторлар һәм водительләргә өстәмә белем бирү программасы эшли, шул рәвешле ел саен 300-350 кеше биредә квалификациясен күтәрә.
Колледж эшчәнлеге белән җентекле танышып, Рөстәм Хәмитов мондый уку йортларының авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүдә зур әһәмияткә ия булуын сызык өстенә алды.
Зилаер авылында Рөстәм Хәмитов узган елның 15 декабрендә файдалануга тапшырылган, 130 урынга исәпләнгән “Березка” балалар бакчасын карады. Төзелешкә чыгымнар 129 миллион сум тәшкил иткән.
Балалар бакчасында сигез төркем булдырылган. Спорт һәм музыка заллары, психолог һәм логопед, медицина кабинетлары эшли. Бина алдында спорт мәйданчыгы һәм беседкалар җиһазландырылган.
Бакчада 37 кеше, шул исәптән 16 педагог эшли. Аларның уртача хезмәт хакы 16,2 мең сум тәшкил итә. Балалар бакчасы мөдире Алия Барлыбаева белдерүенчә, биредә электрон белем бирү буенча да күләмле эшчәнлек җәелдерелгән. Башкортстан Башлыгы интерактив такта һәм сабыйлар өчен махсус программалар куелган планшетлар белән җиһазландырылган сыйныфны карады.
— Күпме балалар бакчаларында булып, интерактив сыйныфларны очраткан юк иде әле. Бу юнәлешнең Зилаерда үсеш алуы хуплауга лаек. Без бу башлангычка һәрьяклы ярдәм итәчәкбез, — диде Рөстәм Хәмитов.
Шуны да әйтергә кирәк: бүген “Березка” балалар бакчасы республиканың Мәгариф министрлыгы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә электрон мәгариф системасын кертү буенча тәҗрибә мәйданчыгы буларак карала.
Зилаер районы үзәгендә Башкортстан Башлыгы Анатолий Бакановның крестьян (фермер) хуҗалыгы белән танышты. Ул үсемлекчелек, ит җитештерү, елкычылык һәм сарыкчылык белән шөгыльләнә.
“2012-14 елларда крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” федераль программасы кысаларында Анатолий Баканов 2,4 миллион сум ярдәм исәбенә башкорт токымлы 26 ат алган, трактор, төягеч, җыйгыч, чапкыч юнәткән, ат абзарына ут керткән. Бүген аның хуҗалыгында 156 ат, 150 сарык бар. Ул, 496 гектар җир эшкәртеп, 50 гектар арпа, 100 гектар солы, 346 гектар күпьеллык үләннәр үстерә. Шул рәвешле узган елда ул 5 тонна ит җитештергән, 100 тонна арпа һәм 150 тонна солы үстергән.
Республика җитәкчесе фермердан производствоны үстерү планнары белән кызыксынды. Анатолий Баканов сарыклар санын — 500гә, атлар санын 300 башка җиткерү, кымыз җитештерү, ит эшкәртүне һәм агротуризмны җайга салу планнары хакында уртаклашты. Үз чиратында, Рустәм Хәмитов билгеләнгән максатларны тормышка ашыру өчен берничә крестьян (фермер) хуҗалыгының кооперациягә берләшү зарурлыгын сызык өстенә алды.
Рөстәм Хәмитов биш ел элек оештырылган “Зилаер урман сәнәгатьчеләре берлеге” җәмгыятендә дә булды. Аны агач эшкәртүдә зур тәҗрибәгә ия “Зилаер урманы” предприятиесе һәм 11 малтабар оештырган.
Үткәрелгән аукционнар нәтиҗәләре буенча “ЗилаирСоюз ЛесПром” җәмгыяте Зилаер һәм Кананикольское урманчылыкларындагы участокларны 49 елга арендага бирү турында килешүләр төзегән. Урманнарның гомум мәйданы 54,2 мең гектар тәшкил итә һәм ел саен 98,6 мең кубик метр агач хәзерләүне күз уңында тота.
Әйтергә кирәк, предприятиедә урман яңарту һәм саклау буенча барлык таләпләр дә төгәл үтәлә. Ел саен 332,3 гектарда — чыршы, 200 гектарда катнаш урманнар утыртыла.
— Урал аръягында күргәннәр мине ярыйсы ук шатландырды. Кешеләр, дәүләткә генә ышану карашыннан арынып, үз көчләренә таяна башлады. Тормышка нәкъ шундый караш булырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.
Зианчура районында Башкортстан Башлыгы “Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булды. Әлеге җәмгыять базасында сарыкчылыкны үстерү буенча муниципаль программа тормышка ашырыла. Бу максатта район бюджетыннан — 14,8, республика казнасыннан 24,6 миллион сум бүленгән. 12,1 миллион сум исә — предприятиенең үз акчасы.
“Маяк” предприятиесе директоры Дәмин Юланов белдерүенчә, хуҗалык волгоград токымлы 3924 баш сарык сатып алган. Аларны асрау өчен ангар, чалу цехы төзелгән, йонны тыгызлау линиясе сафка кертелгән. Авыл хуҗалыгы техникасы һәм инвентарь сатып алынган.
Әлеге вакытта хуҗалыкта 6912 баш сарык, шул исәптән быел дөньяга килгән 1538 бәрән асрала. Сарык саны арту районда әлеге эш белән шөгыльләнү географиясен дә сизелерлек киңәйткән. Аерым алганда, Башкорт Самазы, Тазлар, Иделбәк авылларында терлекчелек биналарына капиталь ремонт үткәрелгән.
Предприятиедә гыйльми нигезләнгән селекция алымнары, ясалма орлыкландыру файдаланыла. Быел “Маяк” предприятиесе “токымчылык репродукторы” статусы алган. Былтыр хуҗалык 544 центнер сарык ите һәм 78 центнер йон җитештергән.
Предприятие белән эзлекле танышып, Рөстәм Хәмитов хуҗалыкның сарыкчылык белән җитди шөгыльләнүен сызык өстенә алды. Ул, шулай ук, әлеге юнәлеш өстәмә үсеш мөмкинлекләре алсын өчен һәртөрле федераль һәм республика программаларында активрак катнашу зарурлыгын билгеләп үтте.