+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 апрель 2016, 13:45

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов туры линия үткәрде

7 апрельдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов республикада яшәүчеләр белән туры линия үткәрде. Төбәк җитәкчесе исеменә шәһәр һәм районнардан 10 меңнән артык сорау килде. Аларның күпчелеге хезмәт хакы һәм пособие түләү, юлларны ремонтлау, балалар бакчалары белән тәэмин итү мәсьәләләренә, шулай ук, белем бирү, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләренә, авыл хуҗалыгы тармагына кагылышлы булды.Быел туры эфир яңа форматта үтте. Республика Башлыгы белән сөйләшүгә республиканың дүрт телеканалыннан әйдәүче журналистлар чакырылды. Алар Рөстәм Хәмитовка республика халкы исеменнән сораулар бирде. Шулай ук, Стәрлетамак, Баймак, Яңавыл, Октябрьский, Күмертау, Нефтекама шәһәрләре белән турыдан-туры тоташтырулар булды.

Республика Башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, туры эфирда барлык сорауларга да җавап биреп өлгерү мөмкин түгел. Шуңа күрә халыктан килгән барлык мөрәҗәгатьләр исәпкә алынды һәм төбәк җитәкчесенә тапшырылачак.


Читайте нас: