+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 апрель 2016, 02:00

Иртәгәбез бүгенгедән яктырак булачак!

Ил гражданнары белән туры эфирда аралашу вакытында Русия Президенты Владимир Путин моңа ныклы ышаныч белдерде.14 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин ил халкы белән аралашты. “Владимир Путин белән туры элемтә” тапшыруы “Первый”, “Россия-1” һәм “Россия 24” телевидение каналларында һәм “Маяк”, “Вести FМ”, “Радио России” радио­станцияләре аша туры эфирда барды.

2001 елдан алып ун­дүртенче тапкыр булган ил башлыгы белән туры элемтәгә, эфир башлануга 7 апрельдән алып 2 миллион 300 меңнән күбрәк сорау килгән иде. (Тапшыру ахырында сораулар саны 3 миллионнан артты). Атап әйткәндә, 1,5 миллион шалтырату, 400 мең СМС сорау алынган. Быел беренче тапкыр “В Контакте” социаль челтә­рендә дә сорау калдыру мөмкинлеге тудырылды. Анда теркәлгән 20 мең кулла­нучыдан 70 меңнән күбрәк сорау алынган. Янә бер яңалык, быел Русия гражданнары видеошалтырату юлы белән дә ил Президентына үз сорауларын юллый алды. Владимир Путин беренче булып туры эфир барышында нәкъ видеошалтыратучы соравына җавап бирде. Омск өлкәсеннән Екатерина исемле шал­тыратучы төбәктә юлларның коточкыч хәлдә булуына, алардан йөрүче машиналарның сафтан чыгуына зар­ланды, хәлне төзәтү җәһәтеннән дәүләт дәрәҗәсендә күрелүче чаралар белән кызыксынды. Түбәндә ил Башлыгының шушы һәм, безнең карашка, сөйләшү барышында күтәрелгән башка аеруча көнүзәк мәсьәләләргә бәйле җавапларын һәм белдерүләрен китерәбез.

Юл фондындагы акча юлга тотынылырга тиеш!

— Юллар торышына бәйле мәсьәлә Омск өлкәсендә генә түгел, ил күләмендә көнүзәк булып кала. Гәрчә төбәкләрдә оештырылган фондларга аз акча юнәлтелмәсә дә. Мәсьә­ләне тикшер­гәннән соң шул ачыкланды: төбәк җитәкчеләре Юл фондындагы чокырларны ямарга тәгаен­ләнгән акчаларны еш кына башка өлкәдәге “тишекләрне ямау” өчен тотына. Чөнки бу закон белән тыелмаган. Шуны исәпкә алып, Хөкүмәт дәрәҗәсендә Юл фонды акчаларын фәкать юл төзелешенә һәм ремонтка юнәлтүне күз уңында тоткан тиешле чаралар күрәчәкбез.
Янә дә шул: быел мотор ягулыгына акцизлар ике сумга артты. Тәүдә бу акчаларны төбәк юл фондларына юнәл­тергә ниятләсәк тә, Финанс министрлыгы бюджет авырлыкларына бәйле, алар белән казнаны тулылан­дырырга тәкъдим итә. Мөгаен, монда алтын урталык табы­лыр, әлеге акчаларның яртысы федераль бюджетны тулыландырырга, икенче яртысы төбәкләрдәге юл фондларына юнәл­телер, дип уйлыйм. Ул очракта юл фондлары өстәмә 40 миллиард сум алачак. Күрелүче чаралар илдә юллар торышын сизелерлек яхшырту мөмкинлеге бирер, дип ышанам.

Ак та түгел, кара да икътисад бу арада

— Икътисадтагы хәл ак та, кара да түгел, соры. Көрчекне әлегә тулысынча җиңүгә ирешмәсәк тә, хәл ярыйсы ук тотрыкланды. Былтыр илнең тулай эчке продукты 3,7 процентка төшсә, Хөкүмәт белдерүенчә, быел түбәнгә тәгәрәү 0,3 процент белән чикләнәчәк. 2017 елда исә 1,4 процент үсешкә чыгачакбыз. Әлбәттә, борчуга салган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, шушы чорда халыкның реаль керемнәре 4 процентка, реаль хезмәт хаклары тагы да күбрәккә төште. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгында җитеш­терүнең өч процентка артуы, төзелеш күләменең, рекордлы күрсәткечкә җитеп, 85 миллион квадрат метр үренә чыгуы шатландыра. Янә килеп, эшсезлек 5,6 процент күләмендә, кризиска кадәрге чордагы дәрәҗәдә кала. Ана капиталы күләмен дә 453 мең сумга җиткерү мөмкинлеге таптык. Иң мөһиме без акчаны тотынуга караганда, күбрәк эшлибез. Тагын бер сөенечле күрсәткеч — Русиянең халыкара резервлар фонды 2014 ел башындагы дәрәҗәгә, ягъни 387 миллиард долларга җитте. Башкача әйтсәк, икътисадта бернәрсә эшлән­мәгән очракта да, резерв фондындагы акчалар илне дүрт ай буе яшәтергә җитәчәк. Әлбәттә, без моңа юл куймаячакбыз, ә ил икътисадын арытаба сәламәт­ләндерү, аны кризис нәтиҗә­ләреннән арындыру юнә­лешендә максатлы эш алып барачакбыз.

Хөкүмәт тә, чек та хаклы

— Хөкүмәт былтыр инфляция 12,9 процент булды дип белдерә икән, ул алдамый, хаклы. Кулланучыларның азык-төлеккә күбрәк акча тотына башлавы да — чын­барлык. Мәсьәлә шунда, инфляция төрле товарларга хак арту дәрәҗәсеннән чыгып исәпләнә. Азык-төлеккә хаклар биредә мөһим урынны били. Бу очракта бәя арту, әлбәттә, Көнбатыштан азык-төлек кертүне чикләүгә дә бәйле. Бу махсус, үзебездә авыл хуҗа­лыгы үсешсен өчен эшләнде. Һәм, чыннан да, нәтиҗә дә бар. Әйтеп үтүемчә, былтыр тулай эчке продукт — 3,7, сәнәгать җитештерүе 3,4 процентка төшсә, авыл хуҗалыгы, киресенчә, үз күрсәткечләрен 3 процентка арттырды. Димәк, Русиядә авыл җирендә яшәүче 40 миллион кешенең тормыш-яшәеше дә шул кадәргә яхшырды дигән сүз.

Һичшиксез, 12,9 процент дәрә­җә­сендәге инфляция дә — бик зур күр­сәткеч. Һәм үзебездә продукция җитеш­терүне эшкә кушу, икътисадны аякка бастыру нәтиҗәсендә без хаклар үсүен дә авызлыклый алырбыз, дип ышанам. Бу өстенлекле максат булырга тиеш.

Чикләү үз эчебезгә бикләнүне аңлатмый

— Мисырга да, Төркиягә дә әлегә туризмга рөхсәт бирү каралмый. Бу Русия туристларының хәвефсезлеген тәэмин итү максатында эшләнә. Ни өчен дигәндә, Мисырда власть экстре­мистлар белән көрәшә һәм һәрвакыт­та да нәтиҗәле түгел. Төркиядә илнең көньягында гражданнар сугышы бара. Ягъни, әлеге илләргә бару хәвефле.

Шул ук вакытта бу һич кенә дә үз эчебезгә бикләнәбез дигәнне аңлат­мый. Без күпчелек дәүләтләр белән яхшы, эшлекле мөнәсәбәтләрдә торабыз. Монда инде бөек державалар исәбенә киңәюче һәм нәтиҗәле эшчән­лек алып баручы Шанхай хезмәт­тәшлек оешмасын, безнең интеграцион берләшмәләрне, Европа икътисади берлеген, БРИКС һәм башка халыкара оешмалар турында әйтәсе дә түгел — алар кысаларында хезмәттәшлек иң югары дәрәҗәдә үсешә.

Шул ук Төркия дә — дустыбыз, тө­рек халкын дус халык дип саныйбыз. Һәм, әлбәттә, алар белән дустанә мө­нә­сәбәтләрне үстерәчәкбез. Безнең фәкать аерым сәяси эшлеклеләр белән генә проблемалар бар һәм аларның мантыйкка сыймаган эш-гамәлләренә шушы рәвешле җавап бирәбез.

Без Сүрияне ташламадык

— Төп хәрби көчләрне Сүрия терри­ториясеннән чыгарганнан соң да без ул ил армиясен җитди операцияләр башкарырлык куәттә калдырдык. Аннан соң алар Пальмираны, башка стра­тегик торак пунктларны алды. Сугышны туктату яклы торак пунктлар са­ны да сизелерлек артты. Һәм бер як тарафыннан да корал кулланмау, шулай ук безнең ярдәм белән дә би­ре­дә тынычлык урнашыр дип ышанам. Сөйләшүләр өстәле артына утырып, Конституция кабул итәргә һәм аның нигезендә вакытыннан алда сайлаулар үткәрергә, кризистан чыгарга кирәк.

Властьта булу өстенлектән файдалану түгел әле

— Озак еллар властьта булган партия хәл ителмәгән мәсьәләләр өчен төп җаваплылыкны да үз җилкәсендә тоя. “Бердәм Русия” партиясе иңнә­рен­дә нәкъ шундый йөк ята һәм ул сәя­си системаны тотрыкландыручы элемент булып тора. Шул ук вакытта властьта булу өстенлекләрдән файдалану дигәнне аңлатмый әле. “Бердәм Русия” партиясе белән дә шулай. Ал­да торган Дәүләт думасына сайлауларга бәйле исә шуны әйтәм: әгәр дә сайлаучылар үзләренең гражданлык бурычларына җаваплы карап, иң лаеклы дип исәпләгән “Бердәм Русия” яки башка бер партия өчен тавыш би­рә­чәкләр икән, шул очракта без ил халкы теләгән властька ия булачакбыз.

Фармацевтика өлкәсенә бәйле җитди карар көтелә

— Әлеге вакытта Русия Хөкүмәте даруларга хаклар үсешен тотып тора. Алай да яшәү өчен кирәк булган препаратларга хаклар — 8,8, үзебездә җитештерелгән башка даруларга 16 процентка артты. Әмма җитештерү­челәр бу гына аз диләр. Чит илләрдән кертелгән компонентлар нигезендә үзе­бездә арзан дарулар җитештерү отышлы түгел. Әлеге мәсьәләне хәл итүнең Хөкүмәттә ике юлы каралган. Берсе — фармацевтика сәнәгатенә субсидия бирү, икенчесе дарулар бәясен берникадәр бәйдән ычкындыру. Ничек кенә булмасын, бу мәсьәлә 1,5-2 айда хәл ителергә тиеш.

Тарифларны арттыру — көн таләбе

— Былтыр торак-коммуналь хуҗа­лыкта тарифлар 8,5 процентка артты. Агымдагы елның июленнән ул уртача 4 процентка күтәреләчәк. Шул ук вакытта төбәкләр моңа бәйле карарны үз­ләре кабул итәргә, ягъни ихтыяҗ юк икән, тарифларны бөтенләй күтәр­мәскә дә хокуклы. Ә инде торак-комму­наль системаны кышкы чорга әзерләү, ремонт эшләренә бәйле тарифларны күтәрү кичектергесез икән, ул 10 процентка кадәр күтәрелә ала. Аңлашыла, торак-коммуналь хуҗалык систе­ма­сының нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү өчен тарифларны күтәрү — кичектергесез чара.

Капиталь ремонт өчен түләүләр мәсьәләсе дә четерекле. Биредә тарифларны билгеләгәндә шулай ук халык­ның финанс мөмкинлекләреннән һәм тармакның ихтыяҗларыннан чыгып, үлчәп эш итәргә кирәк. Бүген илдә 2,4 миллиард квадрат метр торак капиталь төзекләндерүне таләп итә. Шул ук вакытта без елына 50-70 миллион квадрат метр торакны гына ремонтлый алабыз. Мондый темп дәвам итсә, җимерек торак фонды кимеми, киресенчә, артачак кына, йортлар күз алдында җимереләчәк. Моңа юл куярга ярамый. Шул ук вакытта, югарыда әйткәнемчә, хаклар билгеләгәндә бар якны исәпкә алып, үлчәп эш итәргә кирәк.

Соңгы сүз урынына

“Владимир Путин белән туры элемтә” тапшыруы 3 сәгать 38 минут дәвам итте. Аның барышында 3 миллионнан артык сорау алынып, ил башлыгы шуларның берничә дистәсенә җавап бирергә өлгерде. Аңлашыла, бер язмада гына аларның барысына да аерым тукталу, колачлау мөмкин түгел. Шуңа да киләчәк мәкаләләрдә мотлак Владимир Путинның тапшырудагы җавапларына, белдерүләренә әйләнеп кайтырбыз әле. Шунысы мөһим, заманның никадәр болгавыр, хәл итәсе мәсьәләләрнең никадәр күп булуына карамастан, ил җитәкчелеге киләчәккә якты караш ташлый һәм шуңа ирешүне үз эшчәнлегендә төп максат итеп куя.

— Әлбәттә, барысына да теләгәнчә ирешеп булмый, әмма без бу юнәлештә алга таба да актив эшчәнлек алып барачакбыз. Ил халкын борчыган проблемалар кимесен, ә аларның бәхетле мизгелләре күбрәк булсын өчен барысын да эшләячәкбез, — диде тапшыру ахырында Русия Президенты.
Без дә юраганнар юш килсен дигән теләктә калыйк!
Читайте нас: