+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 апрель 2016, 02:00

Яңа идеяләр мәйданына әверелсен!

22 майда республикада алдан сайлаулар (праймериз) үтәчәк. Шушы көннәрдә анда катнашу өчен 107 кеше сайлап алынган. Аларның 77се — ир-ат, 30ы — хатын-кыз. Бу хакта журналистларга “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе Секретаре Константин Толкачев җиткерде.

— Русия Федерациясе күләмендә алдан сайлауларда катнашу өчен — 3200, республикада 170 гариза бирелгән. 108 кеше теркәлгән булган, ләкин элекке урман хуҗалыгы министры Рәҗәп Нәбиуллин кандидатурасын алган. Калганнар арасында 61 кандидат —“Бердәм Русия” партиясе әгъзасы, 46сы — бер партиядә дә тормый. 37 кешенең 35 яше тулмаган, бу исә тәҗрибә һәм яшьлекнең берләшүе турында сөйли, — диде Константин Толкачев.

Исемлекне раслаудан тыш, Башкортстанда дебатлар үткәрү мәйданнарын арттырганнар. Дебатлар — кандидатлар өчен мәҗбүри шарт. Графикка ярашлы, алар 55 мәйданда узачак. Күтәрелгән темалар бер генә кешене дә битараф калдырмаячак, алар хезмәт хаклары, торак-коммуналь хуҗалык реформасы, бюджетны тулыландыру, коррупциягә каршы көрәш, социаль яклау, икътисади үсеш, район, авылларны үстерү һәм башка өлкәләргә кагыла.

— Дебатлар — алдан сайлауда катнашучыларга сәяси тәҗрибә алу өчен яхшы мөмкинлек, — диде Константин Толкачев. — Әйтәсе килгән сүзем шул — бу мәйданны шәхси пиарга әйләндермәсеннәр иде. Көндәшләргә каршы агитация дә булырга тиеш түгел. Дебатлар — проблемаларны хәл итү юлларын тәкъдим итү, яңа идеяләр бирү мәйданы.

11 апрельдә кандидатлар “Намуслы сайлаулар өчен” килешүенә кул куйган. Аның асылы шунда, алдан сайлаулар йомгакларына карамастан, анда катнашучы һәр кеше нәтиҗәгә риза була, ә җиңелгән очракта башка партияләр исеменнән күрсәтелә алмый.

Константин Толкачев “Бердәм Русия” партиясенең проектлары уңышлы гамәлгә ашырылуы, шулай ук партиянең “Изгелек кәрзине” дип аталган яңа проекты турында да бәян итте. Кәрзиннәр республиканың зур кибетләрендә куелачак. Һәр кеше, шәфкатьлелек күрсәтеп, анда бозылмый торган азык-төлек сала ала. Алар мохтаҗларга тапшырылачак. “Ә андыйлар бездә бик күп”, — диде парламент Рәисе. Кыскасы, проект җәмгыятьнең социаль якланмаган катламына ярдәм итүгә юнәлтелә.

Әлегә партиянең төбәк бүлекчәсендә проектны гамәлгә ашыру өчен эшче төркем оештырыла. Төп мәйданнар сыйфатында төбәк сәүдә челтәрләре сайланачак. Эшче төркем азык-төлек алуга мохтаҗ кешеләрне һәм иң кирәкле товарлар исемлеген билгеләячәк. Продуктларны анык кешеләргә тапшыру механизмы эшләнә.
Читайте нас: