+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 апрель 2016, 02:00

Валентина Матвиенко канәгатьлек белдерде

Кичә Уфада Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Федераль җыелышының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашты. Алар республиканың социаль-икътисади үсешенә кагылышлы мәсьәләләрне тикшерде.

– Федерация Советы исеменнән Бөтенрусия яшь галимнәр конференциясенә булышлык итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Чара югары дәрәҗәдә оештырылган. Агымдагы елда төбәкләр һәм катнашучылар саны ике тапкыр артуы Башкортстан мәнфәгатьләре, сезнең тәҗрибә турында сөйли. Бу тәҗрибәне Федерациянең башка субъектлары да өйрәнсен һәм үзләрендә куллансын иде. Сезгә болар өчен зур рәхмәт! – диде очрашуда Валентина Матвиенко.

– Без бу чарада катнашуыгызга шатбыз. Форумның Уфада үтүе бик мөһим. Бүген бөтен ил безнең белән. Бу безне шатландыра, – диде Рөстәм Хәмитов.

Төбәкнең үсеш күрсәткечләре белән таныштырып, Башкортстан Башлыгы хәл итүне таләп итүче мәсьәләләрне дә атады.

– Икътисад югарырак үсеш темпларын таләп итә. Безгә кече һәм урта бизнесны барлык процессларга да кушарга кирәк. Кече бизнесны үстерү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, әмма шул ук вакытта кредит ставкалары югары. Бу каршылыкларны җиңү авыр. Моны хәл итәргә кирәк. Моннан тыш, әлеге юнәлештәге министрлыклардан, нефть һәм газ химиясен үстерү өлешендә Русия Хөкүмәтеннән ярдәм алырга ниятлибез. Республика территориясе аша газ һәм торбаүткәргечләр коридоры үтә. Алар буенча 100 миллиард кубометр газ кудырыла. Бу газны эшкәртергә кирәк, – диде Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: