+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 апрель 2016, 02:00

Ил Президенты белән видеоконференция үтте

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” Сәяси советының төбәк башлыгы Константин Толкачев Русия Президенты Владимир Путин һәм Хөкүмәт, партия Рәисе Дмитрий Медведев үткәргән видеоконференциядә катнашты.

Дәүләт җитәкчеләре, партиянең штаб-фатирында булып, 22 майда үтәчәк алдан тавыш бирү көнендә сайлау процессына әзерлек барышы һәм төбәкләрдә моңа бәйле үзенчәлекләр белән танышты. Видеоконференция алдан тавыш бирүдә катнашучылар өчен оештырылды.

Владимир Путин бу чарада катнашучыларны сайлау алды дебатларын лаеклы дәрәҗәдә үткәрергә чакырды.
– Дебатларга килгәндә, алар югары дәрәҗәдә үтәр, дип уйлыйм, башка илләрдә талаш-сугышка корылган процесстан үрнәк алмаячакбыз, – диде дәүләт башлыгы.

Ул дебатлар барышында кандидатларның иң яхшы программалары ачыкланачагын ассызыклады. Президент сүзләренә караганда, без тотрыклы рәвештә алга атларга тиеш.

Чарада катнашучылар Дәүләт думасына сайлаулар үткәрүдә беренче тапкыр кулланылучы сәяси башлангычны гамәлгә ашыру барышын һәм үзенчәлекләрен тикшерде. Сүз алдан тавыш бирү процедурасы, дебатлар һәм халык белән очрашулар нәтиҗәсе турында бара.
Читайте нас: