+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 апрель 2016, 02:00

Ил Президенты теләктәшлек белдерде

Русия Президенты, Гомумрусия халык фронты лидеры Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә үткән “Гамәлләр форумы. Төбәкләр” дип аталган пленар утырыш барышында йөрәк авыруы белән туган имчәк балаларны реабилитацияләү урынына реабилитация җиһазлары ярдәмендә күчерүгә бәйле мәсьәләне тикшерергә вәгъдә итте.

Халык фронтының Башкортстандагы төбәк штабы әгъзасы Алина Сөләйманова әйтүенчә, бу бик кыйммәтле процедура, законда моңа акча бүлү каралмаган һәм мондый балаларны реабилитацияләү үзәгенә күчерүгә чыгымнар бюджет акчасын максатка яраксыз тотыну буларак кабул ителә. Моңа бәйле Алина Сөләйманова әлеге проблеманы хәл итү мөмкинлеген карауны сорады.

– Без моңа бәйле мәсьәләне мотлак хәл итәчәкбез, – диде Владимир Путин.

Арытаба “Җиңү волонтерлары” иҗтимагый хәрәкәте әгъзасы Александр Юдин Русия Президентына “Үлемсез полк” акциясендә катнашачаксызмы?” дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Мин күңелем белән — һәрчак шушы полк әгъзасы. Авыл һәм шәһәрләр буйлап үтәчәк, үзләренең һәлак булган туганнарын искә алачак, исәннәренә хөрмәт күрсәтәчәк, аларга рәхмәт белдерәчәк кешеләр белән булачакмын, – дип җавап бирде Владимир Путин. – Әлеге акция халык тарафыннан оештырылды. Әгәр дә бу хәрәкәт арытаба да үсешсә, без аңа мотлак ярдәм итәчәкбез.
Читайте нас: