+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
12 Май 2016, 02:00

Хөкүмәт хисап тотачак

Башкортстан Хөкүмәте Дәүләт җыелышы-Корылтайның 19 майда үтәчәк пленар утырышында республиканың дәүләт милкен хосусыйлаштыру нәтиҗәләре турында узган ел өчен отчет тәкъдим итәчәк. Депутатлар барлыгы 50гә якын мәсьәлә тикшерәчәк. Бу хакта парламент спикеры Константин Толкачев рәислегендә үткән Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышында җиткерелде.

Икенче һәм өченче укуда 14 закон проекты каралачак. Башкортстанның Сайлаулар турында кодексына, гражданнар мөрәҗәгатьләре, урындагы үзидарә, халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген төрдәге гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында законнарга үзгәрешләр кертү планлаштырыла.

Сигез закон проекты беренче укуда кабул итү өчен 30нчы пленар утырышның көн тәртибенә кертелде. Коммерция карамагында булмаган социаль юнәлештәге оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү, мәдәни мирас объектлары, түләүсез юридик ярдәм турында законнарга үзгәрешләр кертү көтелә.

Моннан тыш, депутатлар игътибарына беренче тапкыр “Башкортстан Республикасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен тәрбиягә алучы гаиләләр турында” закон проекты тәкъдим ителәчәк. Ул стационар социаль оешмаларда хезмәтләндерелүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны яисә мондый төрдәге оешмага юллама алу өчен документлар әзерләгән гражданнарны гаиләләргә урнаштыруны күз уңында тота.

Утырышта шулай ук федераль закон проектларына кагылучы 18 мәсьәлә тикшереләчәк.
Читайте нас: