+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 Май 2016, 02:00

Өч проект — өч таган

“Бердәм Русия” партиясе соңгы елларда гомум халык мәнфәгатендә тормышка ашырган башка күпсанлы эшлекле гамәлләр аша да илдә һәм республикада зур абруй яулады.Мәгълүм булуынча, агымдагы елның сентябрендә Русия Федерациясенең җиденче чакырылыш Дәүләт думасы депутатлары сайланачак. Илнең иҗтимагый-сәяси тормышындагы бу мөһим вакыйгага партияләр нинди әзерлек эшләре алып бара? Гомумән, әлеге чорда сәяси фиркаләр нәрсә белән мәшгуль? Теманы алга таба да дәвам итәчәгебезне һәм киләсе язмаларда игътибарга лаек барлык фиркаләр эшчәнлеге дә чагылыш табачагын күз уңында тотып, бүгенге мәкаләне иң эре парламент партиясе булган “Бердәм Русия”нең яңа башлангычларына, гомумән, партия эчендә барган хәл-вакыйгаларга, процессларга багышлыйбыз.

Алдан ук шуны әйтергә кирәк: күп кенә сәяси фиркаләрдән аермалы буларак, “Бердәм Русия” партиясе бервакытта да үз эшчәнлеген “сайлаулардан — сайлауларга” принцибыннан чыгып кормады. Ихтимал, Русиянең яңа тарихында аның икенче дистә ел сәяси аренада әйдәүче урын биләве дә нәкъ шуның белән аңлатыладыр. Әлеге фикерне куәтләү өчен “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәл­ләр” проектын мисалга китерү дә җитә. Былтыр старт бирелгән әлеге проект кысаларында ел ахырына кадәр генә дә республикада 900ләп объект — күперләр, юллар, мәдәният учаклары, спорт корылмалары, балалар мәйдан­чыклары һәм башкалар — тө­зелде һәм төзекләндерелде. Быел да әлеге проект кысаларында зур эш башкару күздә тотыла. Мәсәлән, Уфа шә­һәре­нең Менделеев урамында яшәү­челәр проект кысаларында үткәрелүче халык җыенында 16нчы гимназия ихатасында хоккей тартмасын төзек­лән­дерү үтенечен белдергән.

— Балалар яхшы шартларда үсәргә, уйнарга, шөгыльләнергә тиеш. Шуңа да “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты нигезендә гимназия ихатасында физкультура-спорт белән шөгыльләнү өчен заманча корылма төзүгә һәм төзекләндерүгә бөтен көчне салачакбыз, — диде бу уңайдан башкаланың Киров районы хакимияте башлыгы урынбасары Гөлнара Баһаветдинова.

Хәер, “Эшлекле гамәлләр” “Бердәм Русия” партиясенең йөзен билгеләүче бердәнбер проект түгел. Соңгы еллар дәвамында гына да, мәсәлән, пар­тиянең Башкортстан төбәк бүлек­чәсе башлангычы белән халыкның яшәеш шартларын яхшыртуга, гражданнарны сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән һәм башка социаль максатларны күз уңында тотучы дистәгә якын проект тормышка ашырылды. Быел исә аларга янә өч мөһим проект өстәлде. Бу проектларга шушы көннәрдә старт бирелде.

Мәсәлән, үткән атнада “Комсомольская правда” гәзитенең Уфадагы матбугат үзәгендә “Бердәм Русия” пар­тиясенең “Изгелек кәрзине” проектына старт бирелү уңаеннан матбугат конференциясе үтте. Аның асылы шуннан гыйбарәт: республикада теләгән һәркем үз районында мох­таҗларга ярдәм кулы суза ала. Моның өчен проектта катнашучы, кибетләрдә озак сакланучы азык-төлек сатып алып, аларны шунда ук урнаштырылган “Изгелек кәрзине”нә сала алачак. Кәрзин тулганнан соң әлеге продукция волонтерлар ярдәмендә тикшерелеп, аз тәэмин ителгән гражданнарга тапшырылачак. Акциядә “Батыр” ком­панияләр төркеменең (“Бәйрәм”, “Сабантуй”, “Икмәк” кибет­ләре), “Ярмарка”, “Матрица” супермаркетлары челтәре­нең — җәмгысы 80 кибет катнаша. Әйткәндәй, проект шартларына ярашлы, изгелек күрсәтүчеләрнең үзләренә дә бүләкләр каралган. Кыскасы, әлеге чарадан һәркем канәгать калыр дияргә кирәк.

Партиянең икенче яңа башлангычы булган “Уңыш түтәле” проектына исә Яңавыл районында старт бирелде. Район хакимияте башлыгы, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлек­чәсе секретаре Илшат Вәзигатов катнашлыгында үткән чарада дистәгә якын авыл биләмәсеннән килгән бакчачыларга яшелчә-җимеш, чәчкә орлыклары тапшырылды.

Гомумән, “Бердәм Русия” партия­сенең төбәк бүлекчәсеннән белдерү­ләренчә, “Уңыш түтәле” проекты кысаларында май ае дәвамында бакчачылык ширкәтләрендә торучыларга 40 меңләп данә Русиядә җитеш­терелгән орлыклар тупланмасы тапшырылачак. Көзгә кадәр СаLL-үзәк эшләячәк һәм белгечләр бакчачыларга консультация бирәчәк һәм юридик ярдәм күрсәтәчәк. Көзен исә бак­чачыларның конкурс-күргәзмәсе узачак. Анда алар әлеге орлыклардан үзләре үстергән яшелчә-җимешне киңкүләм җәмәгатьчелек хозурына чыгара алачак. Русиядә һәм Башкортстанда бакчачылыкны үстерү, әлеге юнәлештәге эшчәнлекне дәртләндерү проектның төп максатлары булып тора.

“Бердәм Русия” партиясе Башкортстан төбәк бүлекчәсенең өченче яңа проекты да халык арасында киң хуплау табар дияргә кирәк. Ул “Республиканы ач” дип атала һәм, партиянең төбәк бүлекчәсеннән белдерүләренчә, аның кысаларында яңа туристик портал эшләнәчәк. Анда республикадагы барлык өстенлекле туристик маршрутлар буенча да төгәл мәгълүмат урнаштырылачак. Проектта аерым урынны Абзак (Белорет районы), Банное күле (Әбҗәлил районы), Шүлгәнташ мәгарәсе (Бөрҗән районы), Нөгеш сусаклагычы (Мәләвез районы), Янгантау һәм Кургазак чыганагы (Салават районы), Кандракүл (Туймазы районы) һәм башкалар били.

Әлеге проект корпоратив туризмны үстерүгә юнәлтелгән һәм гадел туристик компанияләрне берләштерәчәк. Аның ярдәмендә Башкортстанның иң гүзәл почмакларына бер-ике көнлек турлар оештырырга мөмкин булачак. Гомумән, проект Башкортстан буенча сәяхәтләр оештыруны максат итеп куя.

Дәүләт думасына сайлауларга әзерлек эшенә дә “Бердәм Русия” партиясе гаять җитди алынды. Әйтергә кирәк, сайлауларда катнашу хокукы булган дистәләгән фирка арасыннан бары тик әлеге партия генә депутатлыкка лаек кандидатлар эзләү буенча ачык алдан тавыш бирү үткәрә. Әлеге чара бөтен ил буенча 22 майга билгеләнгән. 15 майга кадәр исә әлеге чара кысаларында депутатлыкка кандидатлыкка дәгъва итүчеләр арасында дебатлар үтте. Мәсәлән, шушы чорда республикада депутатлыкка дәгъва итүче 107 кандидат илнең социаль-икътисади яшәешендәге көнүзәк мәсьәләләр буенча 56 мәйданчыкта фикер алышуларда катнашты, үз позицияләрен яклады.

Әлеге процедура нәрсә өчен кирәк соң?

— Алдан тавыш бирүнең ачык моделе көндәшләр арасындагы көрәштә кандидатларның мөмкинлекләрен билгеләү, иң лаекларны ачыклау, аннары кандидатлар исемлеген төзү турында нигезле карар кабул итү өчен мөһим, — ди сәясәтче Константин Кузьминых. — Моннан тыш, алдан тавыш бирү гражданнар активлыгын үстерүгә юнәлтелгән.
Янә дә шул: моңа кадәр “Бердәм Русия” партиясе әгъзасы булу алдан тавыш бирү чарасында катнашу өчен мөһим шарт булса, быелдан анда һәркем катнаша ала. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев белдерүенчә, бу тәү чиратта, яшьләр арасында актив сәяси көчләрне ачыклау һәм аларны үстерү максатын алга куя.

— “Бердәм Русия” кандидатларны “теплица шартларында” үстерергә тиеш түгел. Безнең кандидатлар үзләренең сәяси яктан өлгергәнлеген сүзләре һәм эш-гамәлләре белән дәлилләргә тиеш, үти алмаслык вәгъдәләрне беркайчан да бирергә ярамый. Алдан тавыш бирүдә, партия әгъзасы булу-булмавына карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Кандидатлар өчен төп таләпләрнең берсе – алар намуслы булырга тиеш, — диде ул атап әйткәндә.

Ә инде “Бердәм Русия” партиясенең Дәүләт думасына сайлауларга барачак кандидатлар исемлегенә безнең республикадан кемнәр керәчәге Башкортстан гражданнарының тавыш бирүенә бәйле. Моның өчен Интернет челтәре аша югарыда аталган 107 кешенең дебатлардагы чыгышларын даими күзәтеп баручыларның һәм, гомумән, аларның программалары белән таныш булучыларның 22 майда үз участогына килеп, тавыш бирүдә катнашуы зарур. Бу җәһәттән, партия­нең төбәк бүлек­чәсеннән белдерү­ләренчә, 22 майда республикада 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр 678 сайлау участогы эшләячәк. Алдан тавыш бирүне оештыру өчен 920 мең бюллетень әзерләнгән, алар урыс, башкорт һәм татар телләрендә бастырылган.

Йомгаклап, нәрсә әйтергә була? Әлбәттә, сайлауларда кайсы партиягә, кайсы партияләрдән кандидатларга өстенлек бирү — һәркемнең шәхси эше. Шулай да бу җәһәттән “Бердәм Русия” партиясе сайлауларга әзерлек эшен оештыруда да, биргән вәгъдә­ләренә тугрылыкта һәм аларны үтәү буенча да, халык белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда һәм киләчәккә максатларының җирлекле, анык булуы ягыннан да яхшы үрнәк күрсәтә дигән фикердәбез. Хәер, язма башында вәгъдә итүебезчә, һичшик­сез, киләсе язмаларда башка партия­ләрнең дә эчке тормышына үтеп керми калмабыз. Теләк бер генә: алардан алган тәэссоратлар да әлегечә зур канәгатьлек тудырырлык, ягъни бу партияләр эшчәнлегендә дә халык мәнфәгатьләре үзәктә булуын күрергә язсын!
Читайте нас: