+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 Май 2016, 02:00

Партия проектлары халык мәнфәгатьләрен кайгырта

“Бердәм Русия” партиясенең төрле юнәлештәге социаль проектлары кысаларында республика халкы мәнфәгатендә мөһим эшләр дәвам итә. Мәсәлән, узган елда Башкортстанда старт алган “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында быел Туймазы районының Имән-Күпер, Татар-Олкан һәм Николаевка авылларында суүткәргечләр төзекләндереләчәк. Гражданнар җыеннарында нәкъ шушы мәсьәләләр өстенлекле дип билгеләнде.

Уфа шәһәренең Орджоникидзе районында исә әлеге проект кысаларында 11 адрес буенча балалар уен мәйданчыклары һәм бер спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Әлеге район гражданнары шундый теләк белдергән. Әйтергә кирәк, анда былтыр да бу юнәлештә зур эш башкарылган. Хакимият башлыгы Марат Галиуллин белдерүенчә, “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында былтыр районда 16 адрес буенча заманча балалар уен комплекслары урнаштырылган.

Бер үк вакытта, республикада “Бердәм Русия” партиясенең “Изгелек кәрзине”, “Уңыш түтәле” һәм “Республиканы ач” проектларына да старт бирелде. Мәсәлән, Калтасы районында волонтерлар “Изгелек кәрзине” проекты кысаларында җыелган азык-төлекне авыр хәлдә калган ун һәм 15 күпбалалы гаиләгә илтеп тапшырган. “Уңыш түтәле” проекты җитәкчесе Ринат Миһранов белдерүенчә, партиянең бу башлангычы исә республикада бакчачылык үсешен яңа баскычка чыгару мөмкинлеге бирәчәк. Өченче проект республикада эчке туризмга яңа юл ярыр дип көтелә. Барлык проектлар буенча да эш дәвам итә.
Читайте нас: