+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 Май 2016, 02:00

Лидерлар кемнәр?

Русия Дәүләт думасына “Бердәм Русия” партиясеннән арытаба депутатлыкка тәкъдим итү өчен иң лаеклы кандидатларны ачыклау буенча 22 майда республикада үткән алдан тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булды. Алар белән “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев матбугат конференциясендә таныштырды.

Матбугат конференциясендә билгеләнүенчә, алдан тавыш бирүдә Башкортстаннан 364606 кеше, ягъни электоратның 11,89 проценты катнашкан. Федераль сайлау округы буенча республикадан лидерлар исемлегенә Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Зариф Байгускаров, Дәүләт думасының гамәлдәге депутаты Павел Качкаев һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Инга Юмашева кергән. Бер мандатлы сайлау округларына килгәндә, Уфа округы буенча, шулай ук — Павел Качкаев, Благовещен округы буенча — республиканың Эзәрмәннәр отрядлары фондының Совет рәисе Илдар Бикбаев, Белорет округы буенча — гамәлдәге депутат Зөһрә Рәхмәтуллина, Нефтекама округы буенча — шулай ук, гамәлдәге депутат Рафаэль Мәрданшин, Салават округы буенча — югарыда атап үтелгән Зариф Байгускаров һәм Стәрлетамак округы буенча — Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Изотов җиңгән. Тулы исемлек белән исә партиянең рәсми сайтыннан танышырга мөмкин.

— Без беркемне дә мәҗбүриләмәдек, халык сайлау участокларына үз теләге белән килде һәм кандидатлыкка кандидатларга карата үз мөнәсәбәтен, ихтыярын белдерде. Шул ук вакытта алдан тавыш бирү процессы ныклы контрольгә алынды, кагыйдә бозуларга, хилафлыкларга юл куелмады. Праймериз гамәлдә үтте дип табылды һәм без аның нәтиҗәләрен расладык, — диде Константин Толкачев.

Кичә алдан тавыш бирү нәтиҗәләрен Федераль оештыру комитеты да раслады.

“Интерфакс” агентлыгына интервьюсында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та алдан тавыш бирү чарасының мөһим әһәмиятен билгеләп, республикадан кандидатларның җаваплы һәм тәҗрибәле кешеләр булуын сызык өстенә алды.

— Праймеризда катнашкан республикадан депутатлыкка кандидатлар барысы да, тәү чиратта, илдә һәм дөньяда тотрыклылыкны һәм тынычлыкны ныгыту идеологиясен хуплый һәм алга сөрә, — диде ул.
Читайте нас: