+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 июнь 2016, 02:00

Ныклы хокукый база кирәк

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Федераль җыелышның Федерация советы Рәисе каршындагы Гыйльми-эксперт советы утырышында катнашты. Ул федерализмның икътисади, бюджет-финанс һәм салым нигезләренә багышланды. Аны Федерация советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде.

Катнашучылар федератив мөнәсәбәтләр өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне тикшерде. Алар арасында – вәкаләтләрне аныклау һәм барлык дәрәҗә власть органнарында аларны гамәлгә ашыруның финанс чыганакларын тәэмин итү, федераль дәүләт власте органнары, Русия субъектлары һәм урындагы үзидарә органнары вәкаләтләренең Бердәм реестрын, шулай ук, 2020 елга кадәр Бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү концепциясен булдыру.

– Федерализмның төп мәсьәләсе – вәкаләтләрне чикләүдә. Әмма әлегә кадәр субъект статусы турында закон юк, димәк, бу мәсьәләне көйләүче хокукый нигез дә юк, – диде Рөстәм Хәмитов. – Бүгенге көнгә кадәр вәкаләтләрне бүлү хокукы ведомстволарга, министрлыкларга, корпорацияләргә бирелә. Нигездә, бу дөрес түгел. Ягъни әлеге мәсьәләдә ныклы хокукый база кирәк.

Башкортстан Башлыгы белдерүенчә, төбәкләргә таләпләр бер үк булса да, аларның икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре төрле. Аның фикеренчә, Федерация субъектлары мөмкинлекләрен аерып карау зарур.

– Моннан тыш, икътисади сәясәт – министрлык һәм эре компанияләрнең берлектәге эше. Белүебезчә, министрлык һәм мондый төрдәге компанияләрнең территорияләрне үстерү буенча максатлы күрсәткечләре юк, – диде республика җитәкчесе. – Без үсеш өчен җаваплы, әмма, шул ук вакытта, әлеге компанияләр тарафыннан инвестицион сәясәт, ресурслар җәлеп итүгә, территорияләр үсешен булдыруга йогынты ясый алмыйбыз.

Рөстәм Хәмитов сүзләренә караганда, бүген төбәкләр рейтингын билгеләүче компанияләр күп. Алар фактларга таяна, әмма арытаба “Ни эшләргә?” дигән сорауга җавап бирми.

– Бюджет федерализмы дәүләтнең икътисади мәнфәгатьләре белән территорияләр мәнфәгатьләрен берләштерүне күзаллый. Бу – төп фикер, – диде төбәк Башлыгы.

Валентина Матвиенко Рөстәм Хәмитовның, төбәк җитәкчеләре алар территориясендә эшчәнлек алып баручы зур компанияләрнең салым мәгълүматларына рөхсәт алырга тиеш, дигән тәкъдимен хуплады. Ул Русиянең финанс министры Антон Силуановка әлеге хәлне анализлау һәм законнарга тиешле үзгәрешләр кертү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Читайте нас: