+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 июнь 2016, 02:00

Ә яшьләрнең үз программасы

Республиканың Яшьләр сайлау штабы алда торган Дәүләт думасына сайлауларга җитди әзерлек алып бара. Бу хакта аның активистлары “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә җиткерде.

“Бердәм Русия”нең Яшь гвардиясе” төбәк штабы җитәкчесе Владимир Яковлев белдерүенчә, штабның төп эшчәнлеге яшьләрнең сайлауларга кызыксынуын арттыруга юнәлтелгән.

— Бүген ничек сайлавыбызга илнең алдагы биш елдагы үсеше бәйләнгәнлеген аңлатырга тырышабыз. Безнең активистлар, яшәештәге проблемаларны өйрәнеп, алар хакында депутатлыкка кандидатларга җиткерәчәк, аларга безнең программаны күтәреп алырга тәкъдим ителәчәк, — диде Владимир Яковлев.

Авыл яшьләре белән эш турында Башкортстан дәүләт аграр университеты студентлары профсоюзы рәисе Андрей Коннов сөйләде. Ул профсоюз активист­ларының авылларда булып, яшьләр белән аралашачагы, аларның теләк-үтенечләрен тыңлаячагы һәм соңыннан бу мәгълүматлар тупланып һәм анализланып, Яшьләр сайлау штабына тапшырылачагы турында җиткерде.

“Русиянең студент отрядлары” оешмасының төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Ирина Сухарева студент отрядларында алып барылачак эш белән таныштырды.

— Яшьләрнең сайлаулар белән кызыксынуы бар. Бурыч — аларның гражданлык активлыгын һәм җаваплылыгын күтәрү, — диде бу уңайдан Башкорт­станның Яшьләр сәясәте лигасы президенты урынбасары Денис Шадрин.
Читайте нас: