+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 июнь 2016, 02:00

Бер көндә — ике очрашу

2 июньдә Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында “Газпром” җәмгыятенең Идарә рәисе урынбасары Андрей Круглов белән очрашты. Анда республиканың газ-транспорт системасын үстерү һәм производство объектларын яңарту мәсьәләләре тикшерелде.

— “Газпром” белән республика арасында тыгыз, эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Аның подразделениеләре бар­лык юнәлешләрдә дә ышанычлы эшли. Гомумән, “Газпром” белән хезмәттәшлек программасы бик күп чараларны үз эче­нә ала. Аеруча без җәмгыять предприя­тие­ләрендә химия юнәлешен үстерүгә зур өметләр баглыйбыз. Бу республика аша кудырылучы газны тирәнтен эшкәр­тү белән бәйле. Безнең территория аша елына 100 миллиард кубик метр газ үтә, шуның 16 миллиарды бездә кала. Аңа бәйле дә химия юнәлешендә нәрсәдер уйлап табарга кирәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Үз чиратында, Андрей Круглов та Башкортстан белән хезмәттәшлеккә югары бәя бирде.

— Без социаль программаны тормышка ашырабыз, “Газпром — балаларга” программасы кысаларында, спорт объектларын төзүне тәмамлыйбыз. Хәл-шартлар ярыйсы ук катлаулы булуга карамастан, “Газпром” барлык социаль йөкләмәләрен дә үтәячәк, — диде ул.

***

Шул ук көнне Башкортстан Баш­лыгы Рөстәм Хәмитов “Русиянең космос системалары” җәмгыятенең генеральный директоры урынбасары Анатолий Перминов белән дә очрашты. Ул Уфага Русия субъектларында ГЛОНАСС системасын файдалану нәтиҗә­ләренә һәм үстерү өстенлек­ләренә багышланган төбәк форумын­да катнашу өчен килгән.

— ГЛОНАСС системасын эшкә кушу берлектә эшләнгән махсус программага ярашлы алып барыла. Бу җәһәттән Башкортстанда эш бик яхшы оештырылган, моның өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Бүгенге конферен­ция­дә 16 төбәктән вәкилләр катнашты һәм Башкортстандагы эш тәҗрибәсе турында материалларны үзләренә үрнәк итеп бирү­­не сорады, — диде Анатолий Перминов.

Ул, шулай ук, ил буенча ГЛОНАСС системасының федераль операторын урнаштыру мәсьәләсе каралуын һәм төбәк үзәкләренең берсе итеп Уфа тәкъдим ителүен белдерде.

Үз чиратында, Рөстәм Хәмитов бу өлкәгә алдагы чорда да иң җитди игътибар булачагын сызык өстенә алды.
Читайте нас: