+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
4 июнь 2016, 02:00

Русия һәм Кыргызстан дуслыгы Уфада ныгыды

Ике ил арасында төбәкара элемтәләрне үстерүгә багышланган форум Башкортстан башкаласында үтте.2 июньдә Конгресс-холлда “Евразия интеграциясе процессы контекстында төбәкара элемтәләрне үстерү” дигән темага V Русия-Кыргызстан төбәкара конференциясе үтте. Чараны Русия Федерациясенең Икътисади үсеш министрлыгы белән Кыргызстан Республикасының Икътисад министрлыгы оештырды.

Конференциядә Русия һәм Кыргызстан Президентларының Хакимиятләре вәкилләре, башкарма һәм законнар чыгару власте органнары әгъзалары, ике ил төбәкләре башлыклары, эшлекле даирәләр һәм хөкүмәтнеке булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.

Форумда Русия һәм Кыргызстан төбәкләре арасында сәүдә-икътисади, авыл хуҗалыгы, туризм, гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.

Президент Хакимиятенең идарә начальнигы Владимир Чернов — Русия Президенты Владимир Путинның, икътисад министры урынбасары Алмаз Сазбаков Кыргызстан Президенты Алмазбәк Атамбаевның конференциягә тәб­рикләүләрен җиткерделәр.

Икътисади үсеш министры урынбасары Александр Цыбульский чы­гышында билгеләп үтүенчә, Русия – Кыргызстаннның әйдәүче стратегик сәүдә партнеры. Русиянең 70 субъекты аның белән тыгыз элемтәдә тора. 2015 ел йомгаклары буенча, Русия Кыр­гызстанның тышкы сәүдә әйләнешендә беренче урынны били. Узган елда ике яклы сәүдә әйләнеше 1,37 миллиард доллар тәшкил иткән, шул исәптән Русиядән экспорт – 1,3 миллиард доллар, Кыргызстаннан импорт — 0,07 миллиард доллар.

Кыргызстан Хөкүмәте вице-премьеры Олег Панкратов сүзләренә караганда, ике ил арасында икътисади хезмәттәшлек киңәя. Беренче чиратта, моңа төбәкләрнең активлыгы булышлык итә. 2015 елның августында Кыргызстан Республикасының Евразия икътисади берлегенә кушылуы турындагы килешү көченә керде. “Без Русия төбәкләре белән бәйләнешләр булдыруга зур өметләр баглыйбыз. Башкортстан үзара хезмәттәшлек өчен бик мөһим, чөнки телебез якын, динебез бер, мәдәниятебез һәм тарихыбыз охшаш. “Кыргызстан-Башкортстан” сәүдә йорты ачылды, ике республика эшкуарлары катнашлыгында бизнес форум үтте”, — диде Олег Михайлович.

— Кыргызстан белән Башкортстан арасында бәйләнешләр ныгый, шулай да алда башкарасы эшләр байтак әле, – диде Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов. — Узган ел йомгаклары буенча Башкортстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше 48,4 миллион доллар, шул исәптән, экспорт – 48, импорт 0,4 миллион доллар тәшкил итә. Республикадан Кыргызстанга нефть продуктлары, шулай ук, агач эшкәртү, химия, металлургия һәм азык-төлек сәнәгате продукциясе озатыла, Кыргызстаннан без электр лампалары алабыз. Бүген бездә Кыргызстан капиталы булган дүрт предприятие эшли.

Башкортстан Кыргызстан белән авыл хуҗалыгы, химия сәнәгате һәм машиналар төзүдә хезмәттәшлекне арттырырга әзер. Бүген үсемлекчелек һәм терлекчелек өчен инновацион, экологик чиста препаратлар җитештерүче “БашИнком” фәнни предприятиесе Кыргызстанада уңышлы эшли. Республика Кыргызстанга гидроэлектростанция өчен корылмалар, токымлы сыер малы сатарга, елкычылык үзәге оештыруда ярдәм итәргә әзер.

Пленар утырышта, шулай ук, Кыргызстанның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Болот Отунбаев, Русия-Кыргызстан эшлекле советы рәисе Иван Поляков чыгыш ясадылар.

Чара кысаларында Русия-Кыргызстан үсеш фонды презентациясе булды, ике ил төбәкләре арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган “түгәрәк өстәл”ләр үтте.
Читайте нас: