+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 июнь 2016, 02:00

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карарлары

2нче Инорс һәм 19нчы Нарыш сайлау округлары буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлауны тәгаенләү турында.

“Русия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 10, 23, 71 статьяларына, Башкортстан Республикасының Сайлаулар турында кодексының 10, 20, 88 статьяларына ярашлы һәм Дәүләт җыелышы-Корылтайның 2016 елның 24 мартындагы “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Артюхов Александр Викторовичның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында” ГС-1691 санлы карары, Дәүләт җыелышы-Корылтайның 2016 елның 21 апрелендәге “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Сәрвәров Илдус Ирек улының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында” ГС-1742 санлы карары нигезендә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карар итә:

1. 2нче Инорс һәм 19нчы Нарыш сайлау округлары буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлауларны 2016 елның 18 сентябренә тәгаенләргә.

2. Бу карарны “Республика Башкортостан”, “Башкортостан”, “Кызыл таң” гәзитләрендә бастырып чыгарырга.

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Х. А. Вәлиев.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре М. Б. Долматова.


17 июнь, 2016 ел.
№ 141/1-5

2016 елның 18 сентябрендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлаулар буенча округ сайлау комиссиясе вәкаләтләрен территориаль сайлау комиссияләренә йөкләтү турында.

“Русия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 23 статьясының 10 пунктына, 25 статьясының 1 пунктына, Башкортстан Республикасы Сайлаулар турында кодексының 20 статьясының 9нчы кисәгенә, 24 статьясының 1нче кисәгенә ярашлы, Дәүләт җыелышы-Корылтайның 2012 елның 29 ноябрендәге “Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар өчен бермандатлы сайлау округлары схемасы турында” ГС-2699 санлы карарына таянып, Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карар итә:

1. 2016 елның 18 сентябрендә бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлаулар буенча округ сайлау комиссиясе вәкаләтләрен түбәндәге сайлау комиссияләренә йөкләтергә:
2нче Инорс сайлау округының округ сайлау комиссиясен — Уфа шәһәренең Калинин районы территориаль сайлау комиссиясенә;

19нчы Нарыш сайлау округының округ сайлау комиссиясен — Октябрьский шәһәре территориаль сайлау комиссиясенә.

2. Әлеге карарны Башкортстан Республикасы территориаль сайлау комиссияләренә җибәрергә.

3. Бу карарны “Республика Башкортостан”, “Башкортостан”, “Кызыл таң” гәзитләрендә бастырып чыгарырга.

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Х. А. Вәлиев.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре М. Б. Долматова.



17 июнь, 2016 ел.
№ 141/2-5

2нче Инорс һәм 19нчы Нарыш сайлау округлары буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү чараларының календарь планын раслау турында.

“Русия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 23 статьясының 10 пунктына, Башкортстан Республикасының Сайлаулар турында кодексының 20 статьясының 9нчы кисәгенә ярашлы һәм Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең 2016 елның 17 июнендәге “2нче Инорс сайлау округы һәм 19нчы Нарыш сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлауларны тәгаенләү турында” 141/1-5 санлы карары нигезендә Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карар итә:

1. 2нче Инорс сайлау округы һәм 19нчы Нарыш сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлауларны әзерләү һәм үткәрү чараларының календарь планын расларга (кушымтасы бар).

2. Бу карарны Уфа шәһәренең Калинин районы, Октябрьский шәһәре, Ярмәкәй, Туймазы районнары территориаль сайлау комиссияләренә җибәрергә.

3. Календарь планның үтәлешенә контрольлек итүне Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре М. Б. Долматовага йөкләтергә.

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Х. А. Вәлиев.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре М. Б. Долматова.


17 июнь, 2016 ел.
№ 141/3-5

2нче Инорс һәм 19нчы Нарыш сайлау округлары буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлауларда кандидатларны күрсәтүне яклап кул куйган сайлаучыларның имзалары саны турында.


“Русия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында” Федераль законның 23 статьясының 10 пунктына, 37 статьясының 1.2 пунктына, 38 статьясының 2 пунктына ярашлы, Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе карар итә:

1. 2нче Инорс һәм 19нчы Нарыш сайлау округлары буенча бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын өстәмә сайлауларда кандидатларны теркәү өчен кирәк булган имзалар санын һәм кандидатларны теркәү өчен тәкъдим ителүче имзалар санын кушымтага ярашлы билгеләргә.

2. Бу карарны округ сайлау комиссияләренә җибәрергә.

3. Бу карарны “Республика Башкортостан”, “Башкортостан”, “Кызыл таң” гәзитләрендә бастырып чыгарырга.

Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Х. А. Вәлиев.
Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе секретаре М. Б. Долматова.
Читайте нас: