+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 июнь 2016, 02:00

Яңа вазыйфага тaгаенләнде

Кыйгы районы Советы утырышында район хакимияте башлыгын тәгаенләү турында мәсьәлә каралды. Совет карары белән хакимият башлыгы вазыйфасына контракт буенча Шамил Мөхәммәтдинов тәгаенләнде.

Мөхәммәтдинов Шамил Рәдил улы 1967 елның 17 маенда Салават районының Малаяз авылында туган. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын, Республика Башлыгы каршындагы дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 1991 елда “Бөре” совхозында баш агроном булып башлый. 1993-96 елларда — Бөре районы Силантьево авылының “Ленин юлы” колхозында баш агроном, Благовещен районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш агроном, 1996-99 елларда — шул ук районда Җир ресурслары һәм төзелеше комитеты рәисе, 1999-2011 елларда — Дәүләт җыелышы-Корылтай Секретариатында баш белгеч, сектор мөдире, финанс, хуҗалык, аграр һәм экология законнары чыгару бүлеге мөдире, җитәкче урынбасары, 2011-14 елларда — Республика Башлыгы Хакимиятенең Дәүләт гражданнар хезмәте һәм кадрлар сәясәте идарәсендә кадрлар тәэминаты бүлеге мөдире, 2014 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Башкортстан Башлыгы хакимиятенең Дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте мәсьәләләре идарәсе начальнигы вазыйфаларында эшләде.
Читайте нас: