Шулай итеп, Башкортстаннан бермандатлы сайлау округлары буенча партияне түбәндәге кандидатлар тәкъдим итәчәк. Уфа бермандатлы сайлау округы буенча Дәүләт думасының гамәлдәге депутаты Павел Качкаев, Благовещен округы буенча — Башкортстанның Эзтабарлар отрядлары фонды Советы рәисе Илдар Бикбаев, Белорет округы буенча — гамәлдәге депутат Зөһрә Рәхмәтуллина, Салават округы буенча — Зариф Байгускаров һәм Стәрлетамак округы буенча Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Алексей Изотов. “Бердәм Русия” партиясе җитәкчесе Дмитрий Медведев тәкъдиме һәм пленар утырыш хуплавы белән территориаль төркемдә партия исемлеген Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкләде. Арытаба исемлектә Федераль суд приставлары хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе Зариф Байгускаров, телевидение алып баручысы Инга Юмашева, Рафаэль Мәрданшин, Рима Баталова, Рәмзил Ишсарин, Фәрит Ганиев, Михаил Бугера, Константин Канунников, Ирек Нигъмәтуллин, Виктор Климов һәм Рөстәм Ишмөхәммәтов килә.
Әйтергә кирәк, республикадагы күренекле экспертлар һәм политологлар территориаль төркемдә партия исемлеген Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкләүгә бәйле зур хуплау сүзләрен белдерде. Мәсәлән, Башкортстанның Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Казанцев белдерүенчә, Рөстәм Хәмитовның сайлауларда катнашуы, беренче чиратта, төбәктә электоратның зур активлыгы белән билгеләнәчәк.
— Съездда Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат итеп расланган милли республикалар җитәкчеләренең барысы да халык арасында зур абруй белән казана. Мәсәлән, Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы рейтингына ярашлы, Рөстәм Хәмитов Русия төбәкләре җитәкчеләре арасында 12нче урынны били. Ул Башкортстанда — әйдәүче сәясәтче, дәүләт эшлеклесе. Әлбәттә, аның сайлауларда катнашуы электорат активлыгында да, “Бердәм Русия” партиясе өчен тавыш бирү нәтиҗәсендә дә уңай чагылыш табар дип уйлыйм, — диде ул.
Аның фикере белән политолог Дмитрий Михайличенко да килешә.
— “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстанда рейтингы халыкның төбәк җитәкчесенә ышанычы белән чагыштырганда барыбер берникадәр калыша. Нәкъ шул сәбәпле партиянең Генераль Советы Рөстәм Хәмитовның исемлекне әйдәп баручы “паровоз” булырга сорады. Аның өчен бу чираттагы партия йөкләмәсе булып тора. Үз чиратында бу партиягә төбәктә күбрәк тавыш җыюга булышлык итсә, Башкортстан Башлыгына да партия сафларында үз позициясен тагын да ныгытып, анда республика мәнфәгатьләрен киңрәк яклау мөмкинлеге бирәчәк, — диде ул.
Әйтергә кирәк, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының гомум тарих кафедрасы доценты Евгений Соболев белдерүенчә, төбәк җитәкчеләре арасында мондый “паровозлар” күп түгел.
— Хөкүмәт Рәисе, “Бердәм Русия” партиясе җитәкчесе Дмитрий Медведев партия исемлекләрен җитәкләргә тәкъдим иткән барлыгы 19 Башлык һәм губернатор да — федераль һәм урындагы дәрәҗәдә йогынтылы сәясәтчеләр, рейтинг лидерлары. Башкортстан Башлыгының исемлекне җитәкләве — партия аның йогынтысы һәм зур абруе белән файдаланачак дигәнне аңлата, — диде ул.
Ә менә эксперт Константин Кузьминых Рөстәм Хәмитовка шушы рәвешле җаваплы бурыч йөкләтелүен аның төбәк икътисадын үстерүдәге күләмле эшчәнлеге һәм казанышлары белән бәйли.
— Башкортстан Башлыгының төбәк икътисады үсешендәге роле гаять зур. Бу “Башнефть” компаниясенә бәйле мәсьәләдә дә ачык күренде. Халык та Рөстәм Хәмитовның төбәк икътисады өчен һәркемнән дә күбрәк янып эшләвен ачык күрә. Әйткәндәй, Русия субъектларында инвестицион мохит торышы рейтингында республиканың кыска вакытта 40нчы урыннан 20нче урынга сикерүе дә шуның белән аңлатыла. Һәм “Бердәм Русия” партиясе алдагы сайлауларда Рөстәм Хәмитовның халык арасында шушы рәвешле югары абруен файдаланырга ниятли икән, моны табигый дип саныйм, — диде Константин Кузьминых.
28 июньдә исә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсендә партия съездының икенче этабы йомгакларына багышланган матбугат конференциясе үтте. Журналистлар алдында чыгыш ясап, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев башкарылган эштән канәгатьлек белдерде.
— Дәүләт думасына сайлауларда партияне тәкъдим итәчәк кандидатлар сайлап алу буенча катлаулы эш тәмамланды. Уңышлы чыгыш ясаган безнең барлык вәкилләр дә исемлеккә керде яисә төбәкне бермандатлы округлар буенча тәкъдим итәчәк. Аларның барысына да уңышлар юлдаш булуын телим. Алда тагын да катлаулырак һәм җаваплырак эш көтә, — диде Константин Толкачев.