+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
2 июль 2016, 02:00

Дәүләт бүләкләре тапшырылды

30 июньдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов бер төркем хезмәт алдынгыларына Русиянең һәм Башкортстанның югары дәүләт бүләкләрен тапшырды.

— Югары дәүләт бүләге алуыгыз белән һәркайсыгызны ихлас котлыйм. Сез бу югарылыкка фидакарь эшчәнлегегез һәм хезмәттәге зур казанышларыгыз белән ирештегез. Коллективларыгызда сезнең белән горурланалар, чөнки сез намуслы, күңел биреп, йөрәк көчегезне салып эшлисез. Ахыр чиктә сезнең фидакарь хезмәт гомум республика үсешендә дә уңай күрсәткечләр белән билгеләнә. Һәм бүген Башкортстан социаль-икътисади, рухи-мәдәни үсештә, инвестицияләр җәлеп итүдә ныклы адымнар белән алга атлый икән, биредә сезнең дә фидакарь хезмәт өлешегез бар, — диде бүләкләү тантанасында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов.

Җәмгысы бу көнне 57 кеше югары дәүләт бүләкләре алды. Алар арасында сәнәгать, төзелеш һәм архитектура, транспорт, аграр тармак, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары — халык хуҗалыгының башка күпсанлы өлкәләре хезмәткәрләре бар. Шул исәптән бу көнне безнең хезмәттәшебез, “Кызыл таң” гәзитенең бүлек мөдире Зөлфия Фәтхетдиновага да “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре” дигән мактаулы исем тапшырылды. Хезмәттәшебезне ихлас котлыйбыз һәм аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар юлдаш булуын телибез!
Читайте нас: