+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
9 июль 2016, 02:00

Рөстәм Хәмитов: “Буш вәгъдәләр бирергә хакыбыз юк!”

Уфада “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе конференциясе узды.Чарада республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, “Бердәм Русия” партия­сенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев, Дәүләт думасы депутатлары, партия әгъзалары, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Конференциядә “Бердәм Русия” төбәк бүлекчәсенең сайлау алды программасы каралды, дүртенче чакырылыш Уфа шәһәре Советына, бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга, 2нче Инорс һәм 19нчы Нарыш бермандатлы округлары буенча өстәмә сайлауларда депутатлыкка тәкъдим ителүче кандидатлар билге­ләнде, Башкортстан төбәк бүлекчәсе алдына куелган бурычлар тикшерелде.

– Алда торучы сайлауларны җиңел узар дип булмый, – диде үзенең чыгышында Рөстәм Хәмитов. – Сайлаучыларны бик күп мәсьәләләр борчый, партияләр арасында көндәшлек зур. Әлеге шартларда “Бердәм Русия” партиясе, һәрвакыт­тагыча, үрнәк булып торыр дигән ышаныч зур. Без беркайчан да буш вәгъдәләр бирергә тиеш түгел, ә халык өчен эшләргә бурычлы.

Киләсе сайлауларда кандидатлар исемлеге башында торучы Рөстәм Хәмитов партиянең бүгенге курсын билгеләде. Ул аның сафларына дәүләт дәрәҗәсендә фикер йөртердәй яшьләр килүен хуплый. Алар, өлкәннәр белән бер сафка басып, бихисап мөһим чараларда катнаша. Республика халкы “Уңыш түтәле”, “Изгелек кәрзине”, “Республиканы ач”, бигрәк тә, “Гамәлдәге эшләр” проектларын хуплап каршы алды һәм файдасын күрде.

Соңгы елларда республи­каның социаль-икътисади үсешендә сизелерлек алга китеш бар. Бу аеруча инвалидлар, балалар, күпбалалы, аз керемле гаиләләр, пенсия яшендәгеләр тормышына кагыла. Узган елда сәламәтлек саклау өлкәсенә 54 миллиард сум акча бүленгән. Ул хезмәтләндерү сыйфатын күтәрүгә, югары технологияләр куллануга булышлык иткән. Нәтиҗәдә, соңгы елларда беренче тапкыр үлем күрсәткече кимеде – уртача гомер озынлыгы 74 яшькә җитте.

Русия Президенты Владимир Путинның 2016 елга балалар бакчаларындагы чиратларны бетерү бурычы тормышка ашты. Әлеге вакытта 3 яшькә кадәр булган балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү буенча җитди эш оештырылды. Мәктәпләрдә уку-укытуны бер сменада алып баруны тәэмин итү буенча алга китеш бар. Шулай ук четерекле тормыш хәлендә калган балалар һәм үсмерләрнең җәйге ялын оештыру да игътибар үзәгендә, быел бу максатта 86 миллион сум акча тотынылачак.

Торак-коммуналь хуҗалык системасын­дагы мәсьәләләрне чишүгә зур игътибар бирелә. Узган елда 1000 йортта капиталь ремонт ясалган, ихаталарны төзекләндерү, искергән йорт­ларда яшәүче­ләрне яңа торак белән тәэмин итү буенча алга китеш бар.
Читайте нас: