+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
16 июль 2016, 02:00

Вакытлыча фатир алуга кем хокуклы?

Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов чираттагы Президиум утырышын үткәрде.Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова кайбер авыл мәктәпләрендә спорт залларын яңача җиһазландыру эшләре башланачагын белдерде. Шушы максатта муниципаль берәмлекләргә субсидияләр биреләчәк.

Русия Хөкүмәте боерыгы белән әлеге чараларны гамәлгә ашыру өчен быел республикага 50,2 миллион сум федераль субсидия бирү каралган. Өстәмә финанслау кысаларында урындагы бюджеттан тагын 20 миллион сум бүленәчәк.

— Бу акчалар спорт залларын ремонтлауга, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бүлмәләрне профильгә ярашлы үзгәртеп коруга, яңа инвентарь һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә юнәлтеләчәк, — дип билгеләде Гөлназ Шәфыйкова. — Үз чиратында, муниципалитетлар гомум финанслау чыгымнарының кимендә биш процентын өстәмә финансларга тиеш.

Утырыш барышында җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев республика милкендәге вакытлыча файдалануда булган йортлар белән идарә итү тәртибен тәкъдим итте.

— Сүз торак йортларны арендага бирүне үстерү турында бара. Бу программа ипотека буенча да, башка сәбәпләр белән дә торак ала алмаучылар өчен тәгаенләнгән. Ягъни “вакытлыча файдаланудагы йортлар”, аз тәэмин ителгәннәр исемлегенә кермәсә дә, үзаллы йорт салу мөмкинлеге булмаган гражданнарга ярдәм итү йөзеннән булдырылачак. Алар фатирны вакытлыча яшәү өчен очраклы кешеләрдән түгел, ә дәүләт программасы буенча алачак.

Русия Торак кодексына ярашлы, төбәк милкендә булган мондый йортлар белән идарә итү тәртибе башкарма власть органы тарафыннан билгеләнә. Башкортстанда бу — Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы. Ул, республика дәүләт торак фондына караучы йортларның милек хуҗасы буларак, фатирларны арендага бирү хокукына ия булачак.

Арытаба күпфатирлы йортлар белән идарә итүгә лицензиясе булган идарәче оешма конкурс нигезендә сайланачак. Аренда килешүе бер елдан ким, ун елдан артык булмаган вакытка төзеләчәк. Социаль фатир алырга хокуклы гражданнар исемлеген муниципалитетлар алып барачак. Аларда аренда бәясе шушы категория гражданнар түли алырлык булачак.
Читайте нас: