+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 июль 2016, 02:00

Мөһим миссия йөкләтелде

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев 2016-20 елларда Европа Советының Урындагы һәм төбәк властьлары конгрессында Русия исеменнән чыгыш ясаячак. Ил Президенты Владимир Путин бу турыдагы боерыкка кул куйды.

Республика парламенты спикеры Конгрессның Төбәкләр палатасы составына керде. Моннан тыш, делегация Урындагы властьлар палатасын тәкъдим итәчәк. Чарада Русиядән барлыгы 36 кеше катнашачак.

Делегация составы дүрт ел саен формалаштырыла. Чараның максаты — анда катнашучы илләр әгъзалары арасында бердәмлек урнаштыру, аларның икътисади һәм социаль үсешенә булышлык итү.

Төбәкләр палатасы составына, шулай ук, Федерация Советының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, урындагы үзидарә һәм Төньяк эшләре буенча комитеты рәисе Дмитрий Азаров, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Зинаида Драгункина, Омск өлкәсенең Законнар чыгару җыелышы Рәисе Владимир Варнавский, Федерация Советының Регламент һәм парламент эшчәнлеген оештыру буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары Светлана Горячева, Ленинград, Владимир, Смоленск өлкәләре губернаторлары, Карачай-Черкес Республикасы вәкилләре керде.
Читайте нас: