— Константин Борисович, билгеле булуынча, парламент контроле һәр югары дәүләт власте органы эшчәнлегендә мөһим роль уйный. Көзге сессиядә оештырылачак парламент тикшерүенә нинди бурычлар йөкләтеләчәк?
— Дәүләт җыелышы-Корылтайда сигез комитет эшли, кабул ителгән законнарның үтәлешен, гражданнарның конституцион хокукларын саклау, аларның бозылуы очрагында — парламент тикшерүләре үткәрү һәм суд, башкарма власть органнары белән берлектә килеп туган мәсьәләне хәл итү юлларын эзләү аларның вәкаләтләренә керә. Бу җәһәттән быелгы көзге сессия кызыклы һәм бай эчтәлекле булмакчы.
Анда һәр комитетның республика законнарының үтәлеше турында чыгышын тыңлау күз уңында тотыла. Атап әйткәндә, депутатлар ятим балаларны торак белән тәэмин итү, азык-төлек сыйфаты һәм хәвефсезлеге, коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативлары мәсьәләләрен караячак.
Сентябрьдә үк “Хөкүмәт сәгате” форматында төбәк һәм урындагы үзидарә органнарының эшчәнлеге турында мәгълүматны халыкка җиткерү буенча законнарның үтәлү нәтиҗәлелеген тикшерү планлаштырыла.
Октябрь-декабрьдә парламент тыңлаулары өч көнүзәк мәсьәлә буенча үтәчәк — “Башкортстан Республикасының коммерциягә карамаучы социаль юнәлешле оешмаларга дәүләт ярдәме турындагы законнарының үтәлеше турында”, “Башкортстан Республикасында халык дружиналары турында” Законның үтәлеше турында” һәм “Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрне файдалануның хокукый нигезләрен җайга салу мәсьәләләре һәм киләчәктә аларны камилләштерү”.
Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитет тарафыннан декабрьдә “Кино елы һәм грант аша ярдәм системасы”, “Мәгариф һәм мәдәният оешмалары күрсәткән хезмәтләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү” дип аталган “түгәрәк өстәл”ләр үткәрү каралган.
Экспертлар советлары һәм парламент каршында төзелгән эшче төркемнәр үз эшен дәвам итәчәк. Аларның максаты — күтәрелгән мәсьәләне экспертлар берләшмәсе катнашлыгында тикшерү һәм мөмкин кадәр нәтиҗәле хәл итү.
Экология өлкәсендәге законнарны камилләштерү, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарга уңайлы яшәү шартлары тудыру, азык-төлек базарындагы хәлләр, эшкәртү һәм куллану калдыкларын юк итү, спиртлы эчемлекләр сату, торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләр — махсус эшче төркемнәр шушы һәм башка мәсьәләләрне тикшерүне арытаба да дәвам итәчәк. Моннан тыш, көзге сессия чорында балалар суицидын, шулай ук, мәдәният һәйкәлләрен өйрәнүгә аерым игътибар биреләчәк. Көзгә эшне нинди форматта оештыру нәтиҗәлерәк булуын билгеләү өчен эшче төркем әгъзалары язгы сессия тәмамланганда очрашулар үткәрде.
— Константин Борисович, алда безне сайлаулар көтә. Алар нинди тәртиптә үтәчәк?
— Быел җәй табигать күзлегеннән генә түгел, сәяси күзлектән дә кызу килде. Сентябрьдә республикада, Дәүләт думасына депутатлар сайлаудан тыш, 192 сайлау кампаниясе үтәчәк, аларда 2 меңгә якын депутат мандатын алыштыру күз уңында тотыла.
Бермандатлы ике округта: Уфаның Калинин районында — 2нче Инорс сайлау округы буенча һәм Ярмәкәй районында, шулай ук, өлешчә Туймазы районында һәм Октябрьский шәһәрендә 19нчы Нарыш сайлау округы буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә тавыш бирүләр көтелә.
Межгорье шәһәреннән тыш, барлык муниципаль районнарда, шәһәр округларында һәм шәһәр биләмәләрендә үтәчәк сайлауларда халык урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнарына — Советларга депутатлар сайлаячак. Тавыш бирүләр, шулай ук, берничә авыл биләмәсендә үтәчәк. Гомум алганда, сайлаулар күп дәрәҗәле булачак. Парламент депутатларына көзге чакырылыш башыннан ук бераз яңартылган составта, халык тарафыннан сайланган федераль һәм муниципаль дәрәҗәдәге вәкилләр белән эшләргә туры киләчәк.
— Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында куелган бурычлар парламентарийлар тарафыннан ничек үтәлә?
— Республика Башлыгы үз Юлламасында билгеләгән бурычларны гамәлгә ашыру өстендә җитди эш алып барыла. Без төбәктә яшәүче халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән законнарның үтәлеше турындагы мәгълүматны тикшерүдән алып, тиешле закон актларын эшләү һәм кабул итүгә кадәр булган төрле төрдәге мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәбез. Эшкуарлар, ата-аналар, педагоглар, медицина хезмәткәрләре, аграрийлар мәсьәләләре — төп игътибар үзәгендә.
Коммерциягә карамаучы оешмалар, волонтерлар берләшмәләре эшчәнлегенә, иҗтимагый-дәүләт партнерлык механизмнарын камилләштерүгә, намуссыз “эшкуарлар”ның алдауга корылган схемасыннан яклау өчен халыкның финанс белемен камилләштерүгә, импортны үзебездә җитештерелгән продукция белән алыштыруны киңәйтүгә, яңа фәнни юнәлешләрне үстерүгә, торак мәсьәләләренә, авыл хуҗалыгы тармагын модернизацияләүгә, эчке туризмны җәелдерүгә, медицина хезмәтләренең сыйфатын яхшыртуга көзге сессиядә аеруча игътибар биреләчәк.
— Константин Борисович, законнарга нинди үзгәрешләр кертү күз уңында тотыла?
— Парламентның төп бурычы — сыйфатлы законнар базасын булдыру. Бу юнәлештә эшне арытаба да дәвам итәчәкбез, тик, алда әйтүемчә, кирәк булганда — махсус белгечләрне җәлеп итеп. Отчет чорында республиканың төп финанс документы — “Башкортстан Республикасының 2017 елга һәм пландагы 2018-19 елларга бюджеты турында” Законы өстендә эш алып барылачак.
Федераль законнардагы кайбер үзгәрешләр белән бәйле, мировой судьялар, нотариуслар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлеген җайга салучы законнарга төзәтмәләр кертеләчәк.
Ике муниципаль район Советы аерым муниципаль берәмлекләрнең чикләрен үзгәртү башлангычы белән чыкты. Тагын бер муниципаль район Советы торак пунктларда спиртлы эчемлекләр сатуны чикләү турында тәкъдим кертте. Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә тиешле закон кабул итүне таләп итә. Бүген республикада, гомум алганда, илледән артык закон кабул итү зарурлыгы бар.
— Парламент төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә нинди эшләр башкара?
— Депутатлар корпусы эшчәнлеген камилләштерү кысаларында парламентлар арасында төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек, һичшиксез, өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Гамәлдәге чакырылыш, күптән түгел үткән матбугат конференциясендә әйтүемчә, югары активлык күрсәтә. Депутатларның законнарның сыйфатын, димәк, халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга теләве — шатлыклы күренеш. Парламентарийлар үзләре Бөтенрусия һәм халыкара дәрәҗәдәге конференцияләрдә, форумнарда катнашырга теләк белдерә. Көзге сессиядә Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Русия һәм халыкара күләмдәге законнар чыгару мәсьәләләрен тикшерү мәйданчыкларында безнең республика исеменнән актив чыгыш ясаячак, дип ышанып әйтә алам.
— Халыкның хокукый белемен үстерү — бүгенге җәмгыятьтә өлгереп җиткән мәсьәлә. Бу эшкә Башкортстан парламенты нинди өлеш кертә?
— Парламент тарихы музее республиканың белем бирү учреждениеләре укучылары өчен “ачык ишекләр” көннәрен үткәрүне дәвам итәчәк. Тарих, дәүләт хокукы нигезләре, политология һәм социаль-гуманитар юнәлештәге башка фәннәр буенча дәресләр яшьләрнең белемен нәтиҗәле үстерүгә булышлык итә. Моннан тыш, аларның депутатлар белән аралашу, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү, үзара әңгәмә вакытында законнарның ничек кабул ителүен аңлау мөмкинлеге булачак.
Депутатларның, башлыча, үз округларындагы белем бирү учреждениеләрендә парламентаризм дәресләре үткәрүе турында да әйтеп үтәргә кирәк. Уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары закон чыгаручыга һәм ул күтәргән мәсьәләләргә карата зур кызыксыну белдерә. Законнар чыгару эшчәнлегенә багышланган дәрес уку әсбабы һәм укытучы сөйләгәннәр аша гына начар үзләштерелә, дип уйлыйм. Үсмерләргә, гадәттә, бу кызык түгел. Ә менә депутат белән турыдан-туры аралашуны һәм үз сорауларына алган җавапларны алар хәтердә нык саклаячак. Шушы юнәлештә эшне арытаба да дәвам итәчәкбез.
— Константин Борисович, эчтәлекле әңгәмә өчен зур рәхмәт.