+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
6 август 2016, 02:00

Уфа иң яхшы шәһәргә әверелергә тиеш

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Бердәм Русия” партиясенең Уфа шәһәре һәм районы бүлекчәләре активистлары белән очрашты. Анда муниципалитетлар халкын борчыган көнүзәк мәсьәләләр, аларны, шул исәптән партия башлангычлары кысаларында хәл итү юллары тикшерелде.

Республика җитәкчесе билгеләвенчә, гражданнар мөрәҗәгатьләрендә үзәк урынны юллар торышы һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифлар арту мәсьәләләре били.

— Беренче тема — шәһәр юллары торышы. Кайбер участокларда хәл аянычлы, — диде Рөстәм Хәмитов. — Икенчесе — шәһәр торак-коммуналь хезмәте. Мегаполис өчен бу — гомумән, көнүзәк проблема. Һәрбер илдә власть эшчәнлеген нәкъ торак-коммуналь хуҗалык торышы, идарәче компаниянең эш сыйфаты, күзәтчелек органнарының үз бурычларына җаваплы мөнәсәбәте, акча тотынуның үтәкүренмәлелеге буенча бәялиләр. Гражданнар еллар буена йортларда капиталь ремонт үткәрелүен көтүләре турында яза. Уфада яшәүче гаиләләрнең күпчелеге өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр артык югары.

Башкортстан Башлыгы Уфа үсешенең, шул исәптән ял итү урыннарын төзекләндерү, инфраструктура объектларын модернизацияләү, мәдәни чаралар төрлелегенең уңай динамикасын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, Уфа илнең әйдәүче сәнәгать, фәнни, мәдәни, спорт үзәкләренең берсе булуын акларга, колачлы халыкара чаралар үткәрү урыны сыйфатында үз позициясен саклап калырга тиеш.

— Моның өчен уңайлы шәһәр мохите булдырырга кирәк. Туризм инфраструктурасын үстерү, кызыклы маршрутлар булдыру, ял зоналарын, велосипед юлларын төзекләндерү мөһим, — дип ассызыклады Рөстәм Хәмитов. — Уфа төзекләндерү дәрәҗәсе, инфраструктура торышы, гомум һәм экологик хәвефсезлек, тоташ алганда, тормыш сыйфаты буенча Русиянең иң яхшы шәһәренә әверелергә тиеш.
Читайте нас: