+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 август 2016, 02:00

Җитәкче абруе Мәскәүдә күренә!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов федераль власть белән алып барган күпсанлы сөйләшүләр нәтиҗәсендә “Башнефть” компаниясен хосусыйлаштыру кичектерелде.

Узган атна республиканың иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышында мөһим вакыйга белән билгеләнде. 16 августта ил Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев “Башнефть” компаниясен хосусыйлаштыруны соңрак вакытка кичектерү турында карар кабул итте. Ул, шулай ук, компаниянең акцияләр пакетын нәтиҗәлерәк итеп сату мәсьәләсен өстәмә өйрәнергә, шуннан соң гына аңа яңадан әйләнеп кайтырга кушты. Хөкүмәтнең әлеге карары ил Президенты Владимир Путинның да хуплавын тапты.

Әйтергә кирәк, әлеге карар Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Башнефть” компаниясен хосусыйлаштыру мәсьәләсендә, дөресрәге, әлеге процедураны кичектерү буенча, ил Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт җитәкчелеге белән алып барган күпсанлы сөйләшүләр, фикер алышулар нәтиҗәсе булып тора.

— Владимир Владимирович белән очрашкач, үз фикеремне аңлаттым, безнең тәкъдимне раслаучы документлар әзерләдем. Иң элек, игътибарны “Башнефть”нең Башкортстан өчен сис­тема булдыручы компания икәнлегенә юнәлттек. Ул республика бюджетына 35 миллиард сум салым һәм салым булмаган керемнәр китерә. Шуңа күрә аны хосусыйлаштыру эше аеруча җентекле үткәрелергә тиеш.

Икенчедән, “Башнефть” акцияләре пакетын дәүләт милкенә тапшыруны республикада яшәүчеләр хуплап каршы алды, аек акылның җиңүе дип кабул итте. Әлбәттә, бу очракта халык мәнфәгатьләрен исәпкә алмый мөмкин түгел.

Өченчедән, бүген “Башнефть”нең стратегик үсеш программасын, шул исәптән, нефть химиясе, химия юнәлешләре буенча да, әзерләве турында әйттек. Бу проектлар гамәлгә ашырылганда, ике-өч елдан компа­ниянең бәясе күпкә артыр иде.

Шулай ук, бүген бәясе түбән компанияне сату файдалы булмауга бәйле мәсьәләләрне дә тикшердек. Бирелгән бәяләмә компаниянең чынлыктагы бәясенә туры килми дип исәплим.

Тиешле дәлилләрне һәм тәкъ­димнәремне телдән дә әйттем, язма рәвештә дә тапшырдым. Президент Русия Хөкүмәтенә бу тәкъдимнәрне җентекле тикшерергә һәм үз фикерен белдерергә кушты. Бу фикер кичә белдерелде, компанияне хосусыйлаштыру билгесез вакытка кичектерелде, — диде ул ил Хөкүмәтенең “Башнефть” компаниясен хосусыйлаштыруны кичектерү турында карарына бәйле 17 августта биргән интервьюсында.

Хәер, федераль Хөкүмәт “Башнефть” компаниясе акцияләренең үз карамагындагы өлешен саткан очракта да, республика властьлары үзендә бул­ган акцияләр пакетының 25 процентын сатуга чыгармаячагын әле баштан ук ачыктан-ачык итеп белдерде. Һәм республика Башлыгы бел­дерүенчә, моның җитди сәбәпләре бар. Аерым алганда, “Башнефть” компаниясе республика казнасын төп тулыландыручыларның берсе булып тора. Мәсәлән, интервьюда Рөстәм Хәмитов 17 августта ук республика бюджеты “Башнефть” компаниясе эшчәнлегеннән дивидендлар рәве­шендә 7 миллиард 250 миллион сум алачагы турында белдерде. Моннан тыш, компания 4 миллиард сумга якын акчаны спорт командаларына, территориясендә нефть чыгарылган муниципалитетларны карау-тотуга һәм инфраструктурасын формалаштыруга бәйле хәйрия чараларына юнәлтә. Ягъни ел саен “Башнефть” республикага 11 миллиард сум сала булып чыга. Башкортстан өчен бу күпме?

— Республиканың берләштерелгән бюджеты — 140 миллиард сум. Аны 365 көнгә бүлсәк, димәк, бер көнгә якынча 400 миллион сум бюджет акчасы республика тормышына юнәлтелә. Ә 11 миллиард сумны 400 миллионга бүлсәк, 30 көн, 1 ай, елның 1/12 өлешен Башкортстан “Башнефть” бюджетка күчергән акча исәбенә яшәячәк дигән сүз.

“Башнефть”не хосусыйлаштыру гамәлгә ашырылса һәм компаниянең республика белән арытаба хезмәт­тәшлеге турында килешү булмаса, әлбәттә, без бу акчаны югалтыр идек. Кабатлап әйтәм: тоташ бер ай республика “Башнефть”нең дивидендлары һәм хәйрия ярдәме исәбенә генә яши ала, — диде бу уңайдан интервьюда Рөстәм Хәмитов

Үз чиратында, “Башнефть” компаниясе китергән акчалар, тәү чиратта, социаль йөкләмәләрне үтәүгә юнәлтелә. Әйтик, Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, Учалыда хирургия корпусы төзергә кирәк. 300-350 миллион сум дивиденд акчалары шул төзелешкә юнәлтеләчәк. Бакалыда яңа мәктәп төзелә башлый. 400 миллион сум анда салыначак. “Башкортстанның 100 еллыгына яңа 100 объект” программасы чараларын тормышка ашыру да шулай ук “Башнефть” компаниясе дивидендларына йөз тота. 2019 елда Башкортстанның 100 еллыгы билгеләнәчәген, шул ук елда республикада Бөтендөнья балалар уеннары үтәчәген, 2020 елда Фольклориаданы кабул итәчәгебезне, 2021 елда Уфада Бөтендөнья умартачылар форумын уздыру хокукын алу өчен тулы әзерлек баруын исәпкә алганда да “Башнефть” компаниясе, аның эшчәнлегеннән казнага кергән дивидендлар, хәйрия акчалары безгә сулар һава кебек кирәк һәм мөһим.

Бу җәһәттән “Башнефть” компаниясен хосусыйлаштыруны кичектерүнең мөһим әһәмиятен, ил һәм республика күләмендәге күпсанлы абруйлы экспертлар, аналитиклар белән бергә, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев та сызык өстенә алды.

— Республика парламенты депутатлары Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитовның әлеге мәсьәләдәге позициясен тулысынча хуплый. Бүген зур табыш белән эшләүче пред­приятиеләрне сатар вакыт түгел. Аннары, “Башнефть” акцияләрен сатмыйча да Русия бюджетын тулыландырырлык башка чыганаклар бар дип уйлыйм, — диде ул.

Әлегә ил Хөкүмәтенең “Башнефть” компаниясен хосусыйлаштыру мәсьә­ләсенә яңадан кайчан әйләнеп кайтачагы турында төгәл генә мәгълүмат юк. Аерым Интернет чыганакларына караганда, бу алдагы елда, “Роснефть” компаниясен хосусыйлаштырганнан соң булырга мөмкин. Эш шунда: “Лукойл”, “Татнефть”, башка берничә эре хосусый компания белән беррәттән, “Роснефть”тә “Башнефть” компа­ниясенең акцияләр пакетына дәгъва итә. Әмма бер дәүләт компаниясе (“Роснефть” шундый) икенчесен хосусыйлаштыруда катнаша алмаганлыктан, аның җитәкчесе Игорь Сечин иң тәүдә үз компаниясендә шушы процедураны үткәрергә тели. Аннары инде ул, хосусый компания буларак, “Башнефть” җәмгыятенең акцияләр пакеты өчен дә аяк терәп көрәшә алачак.

Хәер, монысы, кем әйтмешли, имеш-мимешләр генә. Ничек кенә булмасын, бүгенге хәл-шартларда ил Хөкүмәтенең “Башнефть” компаниясен хосусыйлаштыру вакытын кичектерү турында карарына ирешү Башкортстан җитәкчелегенең, аерым алганда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовның, зур җиңүе, аның федераль даирәдә зур абруй белән файдалануы турында сөйли. Ахыр чиктә, шулай булмаса, Президент Владимир Путин да, Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медеведев та аның сүзенә колак салыр идеме дә гомум республика халкы мәнфәгатендә шушы рәвешле гаять мөһим һәм файдалы карар кабул итәр идеме?

— Русия Хөкүмәте һәм, иң элек, илебез Президенты Владимир Владимирович Путин безнең республикага хөрмәт белән карый, дәлилләребезне ишетә, эшебездә ярдәм итә. Акцияләрнең 25 проценты Башкортстанга тапшырылган өчен Владимир Владимировичка зур рәхмәт. Бу — бөтен яклап та мөһим тарихи вакыйга, аның әһәмиятен киметү мөмкин түгел. Арытаба да республика һәм илебез иминлеге хакына эшләячәкбез, — диде бу җәһәттән Рөстәм Зәки улы.

Шулай икән, “Башнефть” ком­паниясенә бәйле ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә киләчәктә кабул ителәчәк карарлар да, тәү чиратта, Башкортстан, аның күпмилләтле халкы мән­фәгатьләрен күз уңында тотар дигән ныклы ышанычта калыйк!
Читайте нас: