+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
25 август 2016, 02:00

Сайлау ачык һәм гадел үтсен!

23 августта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә Русия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Сергей Сироткин сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре һәм Дәүләт думасына депутатлыкка теркәлгән кандидатлар белән очрашты.

— Русия Федерациясе Федераль җыелышының җиденче чакырылыш Дәүләт думасына сайлауларда катнашу өчен 63 кандидат тәкъдим ителгән иде, аларның 52се теркәлде, бюллетеньнәргә 49 кандидат кертелде. Барлык кандидатларга да телевидениедә бушлай эфир һәм сайлау алды агитация материалларын киңкүләм мәгълүмат чараларында бастыру өчен түләүсез мәйдан бирелде. Әле кызу агитация чоры бара. Сайлауларга әзерлек тулысынча календарь планга ярашлы алып барыла, — диде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев.

— Мин бирегә танышу максатында эш сәфәре белән килдем, — диде Сергей Сироткин. — Дәүләт думасына сайлаулар зур әһәмияткә ия. Бу мөһим һәм җаваплы кампания ачык һәм гадел үтәргә тиеш.

Сергей Сироткин Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлеген югары бәяләде.

Очрашуда “Парнас” партиясенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Молокин Дәүләт думасына депутатлыктан үз кандидатурасын алуы һәм партиядән чыгуы турында белдерде. “Россия -1” телеканалында партия әгъзасы Вячеслав Мальцев һәм партия җитәкчесе Михаил Касьянов “Парнас” исеменнән, барлык төбәк бүлекчәләре җитәкчеләре дә Владимир Путинга импичмент игълан итәргә риза, дип белдергәннәр иде.

— Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфиловадан мине сайлаулардан читләштерүне сорыйм һәм “Парнас” партиясеннән чыгам, бу хакта гариза яздым. Мин Мальцев һәм Касьянов позициясе белән риза түгел. Мин Русиянең демократик юл белән үсүе һәм барлык сәяси көчләрне берләштерү яклы, — диде Владимир Молокин.

Сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Наилә Алтынова сәяси партияләрнең һәм теркәлгән кандидатларның сайлау фонды, агитация чараларын финанслау турында мәгълүмат белән таныштырды.
Сергей Сироткин очрашуда катнашу­чылар­ның сорауларына җавап бирде.
Читайте нас: