— Беренче яртыеллыкта без авыл хуҗалыгында да, сәнәгатьтә дә уңай динамиканы тергезүгә ирештек. Хезмәт базарында да хәл яхшырды. Инфляция акрынлап төшеп, халыкның сатып алу сәләте яхшыра башлады, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.
Шул ук вакытта, Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, хәл итәсе мәсьәләләр дә аз түгел һәм алда тагын да колачлырак бурычлар тора. Аерым алганда, ел башында республикада беренче тапкыр уртача гомер озынлыгы 70 яшьне узып китсә, Рөстәм Хәмитов аны якын чорда 72 яшькә җиткерү бурычы куйды. Шулай ук якын елларда торакка чиратта торучы 90 мең башкортстанлының ихтыяҗларын канәгатьләндерергә телибез икән, еллык торак төзелеше күләмен дә безгә әлеге 2,7 миллион квадарт метрдан якын елларда 3 миллион квадрат метрга җиткерергә кирәк. Республикада барлык социаль йөкләмәләрнең дә тиешенчә үтәлүен сызык өстенә алып, бер үк вакытта, бюджет чыгымнарын киметү артыннан куып, оптимальләштерү сәясәте белән дә артык мавыкмаска кушты Рөстәм Хәмитов.
— Безнең бурыч — агымдагы чыгымнар һәм үсеш арасында балансны саклау. Акыллы итеп экономияләргә кирәк. Оптимальләштерү белән артык мавыгу дөрес түгел, — диде ул.
Аерым игътибарны төбәк Башлыгы инвестицион эшчәнлекне арытаба үстерү мәсьәләләренә юнәлтте. Бу җәһәттән инвесторларга республикада эшчәнлеген җәелдерү өчен уңай шартлар тудыру дәүләт сәясәтендә төп өстенлек булуын сызык өстенә алып, бер үк вакытта Рөстәм Хәмитов эре предприятиеләр Башкортстанның 100 еллыгына әзерлек чараларында да актив катнашырга тиешлеген билгеләде.
— Эре предприятиеләр вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, сезнең “Башкортстанның 100 еллыгына — 100 яңа объект” проектында актив катнашуыгызны, производство, инвестиция планнарыгызга, социаль программаларыгызга юбилей чараларына әзерлекне дә кертүне сорыйм. Үз чиратында республика сезнең башлангычларга һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк,— диде Рөстәм Хәмитов. Башкортстан Башлыгы шулай ук Уфаны илнең иң күркәм шәһәрләренең берсенә әверелдерү, агросәнәгать тармагында нәтиҗәлелекне арттыру, кече һәм урта бизнес өчен уңай шартлар тудырып, аларны яңача үсеш дәрәҗәсенә чыгару буенча да җитди бурычлар куйды.
Әлеге бурычларны тормышка ашыру юнәлешендә Хөкүмәт дәрәҗәсендә нинди эш алып барыла? Нинди мәсьәләләр республикада аеруча көнүзәк булып тора? Аларның кайсылары дәүләт дәрәҗәсендә хәлиткеч карарлар кабул итүне сорый? Узган җомгада республика Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрдановның “Маяк” радиостанциясенә туры эфирда интервьюсында сүз, нигездә, шулар хакында барды.
Гомум социаль-икътисади күрсәткечләрдә беренче яртыеллыкта үсеш күзәтелүен сызык өстенә алып (сәнәгатьтә — 1 процент, авыл хуҗалыгында — 5 процент, реаль хезмәт хакы үсеше — 0,9 процент), Рөстәм Мәрданов төп игътибарны хәл итәсе мәсьәләләргә һәм алда торган бурыч-максатларга юнәлтте.
— Кызганычка каршы, билгеләнгән максатка ирешәлмәгән өлкәләр дә бар. Бу, тәү чиратта, торак төзелешенә кагыла. Әлегә без бу өлкәдә планнан биш процент артта барабыз. Бу җәһәттән ел ахырына кадәр хәлне үзгәртә алырбыз, дип ышанам. Социаль өлкәдә дә аерым кире күренешләр бар. Атап әйткәндә, кайбер төр авыруларга бәйле үлем очракларының артуы күзәтелә. Язын коточкыч хәлгә килгән юлларны төзекләндерү буенча колачлы эш җәелдердек, әмма бу өлкәдә дә капиталь ремонтны тәмамлыйсы бар. Ноябрьгә кадәр ул ахырына җиткерелер, дип уйлыйм. Янә дә ОСАГО полисларын алалмау күп кенә гражданнарның баш бәласенә әверелде. Шулай ук торак сатып алганда алданган дольщикларга бәйле мәсьәлә дә әле ахырынача ябылмаган. Болар без иң җитди игътибар юнәлтергә һәм ел ахырына кадәр хәл итү хәстәрен күрергә тиешле иң көнүзәк мәсьәләләр, — диде “Маяк” радиостанциясенә интервьюсында Рөстәм Мәрданов.
Республика Хөкүмәте аларны чишү юлларын ничек итеп күрә соң, моның нинди механизмнары эшләнә? Мәсәлән, кече бизнес үсешенә булышлык итү, тулай төбәк продуктында аның өлешен арттыру һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлар чиратын киметү максатында, Рөстәм Мәрданов белдерүенчә, махсус дәүләт программалары кабул ителәчәк. Агымдагы елның икенче яртысында ОСАГОга бәйле мәсьәлә дә “Бердәм агент системасы” проектына кушылу нәтиҗәсендә үз чишелешен табарга тиеш.
— “Бердәм агент системасына” бер төркем страховкалау оешмалары керәчәк. Бездә андыйлар – 31. Дөрес, алар барысы да турыдан-туры хезмәт күрсәтмәячәк, ә граждан теләгән страховкалау кампаниясенә заявкалар кабул итәчәк. Ягъни граждан үзе теләгән страховкалау компаниясенә килә, анда жирәбә буенча аңа полисы тапшырылачак страховкалау компаниясе ачыклана. Шул рәвешле чиратларсыз, тавыш-гаугасыз гражданга страховкалау полисы тутырыла. Страховкалау компанияләре әлеге технология буенча эшләүгә җиңел һәм тиз арада төшенер һәм бу система инде якын чорда тулы куәтенә эшли башлар, дип ышанам, — диде бу хакта Рөстәм Мәрданов.
Хөкүмәт Премьер-министры белдерүенчә, “Бердәм агент системасы” әлегә ил күләмендә дә пилот проекты булып тора. Шул ук вакытта, республиканы анда катнаштыру буенча карар кабул ителгән дә инде. Тәү чиратта ул республикада ОСАГО полислары белән хәл аеруча катлаулы булган Күмертау шәһәрендә сынау үтәчәк. Бу эш шушы атнада башланырга тиеш. Күмертауда әлеге проект тиешле нәтиҗә биргән очракта, арытаба ул республика күләмендә эшкә кушылачак.
Рөстәм Мәрданов төбәккә инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендә дәүләт дәрәҗәсендә алып барылучы эш тә уңай нәтиҗә бирүен сызык өстенә алды. Аерым алганда, аның белдерүенчә, эре финанс партнерлары ярдәмендә республикада берничә зур проектны тормышка ашыру күздә тотыла. Бу җәһәттән, республика җитәкчелеге, шәхсән Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов федераль дәрәҗәдә алып барган күпсанлы сөйләшүләр нәтиҗәсендә “Башнефть” компаниясе акцияләр пакетын сату кичектерелүен дә Рөстәм Мәрданов төбәкнең социаль-икътисади үсеше өчен зур казаныш дип атады.
Гомумән, Хөкүмәт Рәисе республика алдагы чорда тагын да югарырак социаль-икътисади үсешкә чыгачагын сызык өстенә алды.
— Ел ахырына кадәр без тулысынча диярлек уңай күрсәткечләргә чыгачакбыз. Бер яисә ике параметр буенча гына билгеләнгән планга җитәлмәвебез бар. 2017 елда исә үсеш тагын да югарырак булачак. Аерым алганда, тулай төбәк продуктын 2,5 процентка, икътисадка инвестицияләр агымын 5 процентка арттыру, барлык тармакларда да ныклы үсешкә чыгу максаты куела, —диде интервьюда Рөстәм Мәрданов.
Юраганнар юш килсен дигән теләктә калыйк. Иң мөһиме, әлеге максатта республикада Хөкүмәт дәрәҗәсендә колачлы эшчәнлек алып барыла, анык дәүләт стратегиясе булдырылган. Димәк, нәтиҗәләр дә озак көттермәс дияргә кирәк. Аннары, Хөкүмәт Премьер-министры ышандыруынча, инде көтәргә дә күп калмады. Бу җәһәттән, 2017 ел республика һәм илебез өчен чыннан да кризиска кадәрге үсеш темпларына чыгу елы буларак билгеләнсен иде дигән изге теләктә калыйк!