Федоровка районы үзәгендә Белем көне алдыннан 1нче мәктәпнең яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Ул узган елның декабрендә төзелә башлаган. Аның гомум бәясе 250 миллион сум. Бу акча республиканың максатлы инвестиция программасы кысаларында бүленгән.
Элек белем бирү учреждениесе 1936 һәм 1960 елларда төзелгән ике корпустан торучы бинада урнашкан була. Бер эш сәфәре барышында, Рөстәм Хәмитов яңа мәктәп төзү кирәклеге турында белдереп, төбәк Хөкүмәтенә финанслау чыганагын билгеләргә куша.
Хәзер 375 урынга исәпләнгән, мәйданы 6,7 мең квадрат метр булган 1нче урта мәктәп заманча өч катлы бинада урнашкан. Беренче катта — башлангыч сыйныфлар, остаханә, медицина, азык-төлек блоклары, ашханә, шулай ук, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен санитария бүлмәләре, икенче катта физкультура һәм тамаша заллары, өченче катта — китапханә җиһазландырылган. Мәктәптә барлыгы 19 уку-укыту бүлмәсе бар, шуның 12сендә лаборатория булдырылган.
Мәктәп территориясендә укучыларның актив ялы өчен дүрт зона булдырылган: уен, футбол, баскетбол, волейбол мәйданчыклары һәм ярдәмче биналар.
Уку йорты директоры Константин Морозов сүзләренә караганда, 1 сентябрьдә 33 укучы мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керә. 2016-17 уку елында биредә 19 сыйныф булачак.
Республика Башлыгы авыл халкын яңа мәктәп ачылу белән котлады, укытучылар белән аралашты һәм укыту шартлары белән танышты.
— Мәктәпләр төзү якын киләчәктә федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә өстенлекле юнәлеш булачак. Эш шунда, 2025 елга тулысынча бер сменада укытуга күчәргә тиешбез. Әмма моның өчен тырышырга кирәк. Мәсьәләне хәл итә алырбыз, дип ышанам, — диде Рөстәм Хәмитов мәктәп ачу тантанасында.
Арытаба республика Башлыгы район үзәге халкы белән аралашты. Алар, үз чиратында, Рөстәм Хәмитовка яңа мәктәп өчен рәхмәт белдерде.
— Сез сүзегездә тордыгыз. Зур рәхмәт! — диде федоровкалылар.
Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, аның бурычы — кешеләр өчен эшләү. Ул, шулай ук, районда тагын нинди объектларга ихтыяҗ булу белән кызыксынды.
Арытаба Рөстәм Хәмитов Ашкадар елгасы аша Яңа Михайловка авылына илтүче юл төзелеше белән танышты. М. В. Фрунзе исемендәге хуҗалыкның терлекчелек фермасы һәм “Ашкадар” балалар лагере, Покрово-Эннатский монастыре аша узучы иске юл таушалган хәлдә була.
Рөстәм Хәмитов биредә башкарылган эш сыйфатын бәяләде һәм район җитәкчелеге белән территорияне арытаба үстерү перспективаларын тикшерде.
“Башкирский гусь” җәмгыяте — республиканың әйдәүче аграр предприятиеләренең берсе. 2014 елдан ул “Казчылык буенча интеграция” программасында катнаша. Сәфәре барышында төбәк җитәкчесе әлеге программаны гамәлгә ашыру барышы белән танышты һәм каз үрчетүче шәхси ярдәмче хуҗалыкның берсендә булды. Биредә ул җәмгыять оештырган кошчылык продукциясе күргәзмәсен карады.
Бала-Чытырман авылында республика Башлыгы 40 еллык тарихы булган балыкчылык хуҗалыгы нигезендә оештырылган “Балык” җәмгыятендә булды. Биредә ел саен 120-150 тонна балык җитештерелә. Хуҗалык территориясендә гомум мәйданы 162 гектар булган 24 буа урнашкан.
Моннан тыш, предприятие сарыкчылык һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Аның 1186 гектар сөренте җирләре бар. Фермада 1100 баш сарык асрала.
Төбәк җитәкчесе балыкчылык хуҗалыгы үсеше перспективалары белән кызыксынды. Җәмгыять директоры Фәнис Зөбәеров сүзләренә караганда, якын киләчәктә катнашазык заводы төзү, буалар санын арттыру планлаштырыла.
Стәрлебаш районының Бакый авылында Рөстәм Хәмитов республиканың “500 ферма” программасында катнашучы “Правда” агрофирмасының сөтчелек фермасын карады.
Хуҗалык җитәкчесе Эдуард Аветисян белдерүенчә, программа кысаларында 2013 елда 200 башка исәпләнгән сыер абзары төзекләндерелгән. 2014 елда 180 баш малга исәпләнгән яңа абзар төзелгән. Объектның гомум бәясе 19,8 миллион сум тәшкил итә. 4,5 мең тонна силос-сенаж салу корылмасын ремонтлау тәмамлана.
Узган елда фермада 1,9 мең тонна сөт җитештерелгән. Һәр сыердан 5,6 мең килограмм сөт савып алынган. Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге вакытта биредә көн саен якынча 7,5 тонна сөт җитештерелә, ул Бәләбәй сөт комбинатына озатыла.
Хуҗалыкның чәчүлек мәйданнары 4,8 мең гектар тәшкил итә. Узган елда 3,5 мең тонна ашлык җыеп алынган, уртача гектар куәте 16,2 центнер булган. Быел бу күрсәткеч 17,5 центнерга җиткән. Уҗым культураларын 900 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла.
Район үзәгендә республика Башлыгы икмәк-күмәч ризыклары җитештерүгә махсуслашкан “Нива” кулланучылар җәмгыяте эшчәнлеге белән танышты. Предприятие 30 төр продукция җитештерә. Тәүлек әйләнәсенә биредә 4 тонна икмәк-күмәч пешерелә, ул, Стәрлебаш районы кибетләреннән тыш, Бишбүләк, Миякә, Федоровка районнарына, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләренә озатыла.
Җәмгыять советы рәисе Айрат Фәрхшатов белдерүенчә, 2013 елдан башлап җәмгыять 9 миллион сумлык җиһаз сатып алган, ассортиментны һәм продукция күләмен арттыру өчен иске цех ремонтланган.