+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 сентябрь 2016, 02:00

Кичә — төньякта, бүген — көньякта!

Бер атна эчендә генә Башкортстан Башлыгы эш сәфәре белән республиканың дүрт төбәгендә булды.Мәгълүм булуынча, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов югары вазыйфада тәүге эш көннәреннән үк властьны халыкка якынайтуны, ике арада диалогны үстерүне дәүләт сәясәтендә төп өстенлек итеп билгеләде. Әйтергә кирәк, халык белән тыгыз эшчәнлек үрнәген республика җитәкчесе, тәү чиратта, үзе күрсәтә. Төбәк Башлыгының узган эш атнасы да моңа ачык мисал булып тора.

Аерым алганда, 4 сентябрьдә Рөстәм Хәмитов Октябрьскийда булып, шәһәрнең 70 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнашты. 7 сентябрьдә исә ул Сибай шәһәрендә һәм Баймак районында социаль, инфраструктура, мәдәният объектларын карады һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты. 10 сентябрьдә төбәк Башлыгы Нефтекама халкын Шәһәр көне белән котлады. 11 сентябрьдә Стәрлетамак шәһәренең 250 еллыгы уңаеннан чараларда катнашты.

Әйтергә кирәк, Башкортстан Башлыгының сәфәрләре теге яки бу юбилей чарасына туры китерелсә дә, тәү чиратта, аларның төп өлешен предприятие һәм оешмаларда, хезмәт коллективларында эшлекле очрашулар, теге яки бу территорияне социаль-икътисади үстерү буенча сөйләшүләр һәм фикер алышулар алып тора. Бу җәһәттән Стәрлетамак шәһәренә сәфәр дә эшлекле сөйләшүләргә, стратегик башлангычларга гаять бай булды.

Атап әйткәндә, Рөстәм Хәмитов иң тәүдә шәһәрнең Көнбатыш районында яңа торак кварталларын төзү барышы белән танышты. Анда 200 мең квадрат метр торак төзү планлаштырылган. Аерым алганда, 2нче санлы микрорайонда җәмгысы 140 мең квадрат метрлы 12 йорт төзеләчәк. Алар 6 мең кешене сыйдырачак. Әлегә бер йорт төзелгән. 5нче санлы микрорайонда исә 74,5 мең квадрат метрлы 7 йорт күтәрергә планлаштырыла. Аларда 3,2 мең кеше яшәячәк. Рөстәм Хәмитов биредә күтәрелгән өч йортның берсендә булып, андагы шартлар белән танышты, урындагы халык белән аралашты.

Әйтергә кирәк, йортлар заманча материалдан төзелә, подъездлар сәламәтлеге чикләнгән кешеләр өчен махсус күтәрткеч җайланмалар белән җиһазландырылган. Йорт яннары төзекләндерелеп, балалар өчен мәйданчык, эт-песиләрне һавада йөртү өчен махсус урыннар каралган. Шәһәр мэры вазыйфаларын башкаручы Владимир Куликов белдерүенчә, шулай ук һәр яңа микрорайонда 1000 урынлык мәктәп һәм 210 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы, башка инфраструктура объектлары төзү каралган. Киләчәктә исә шәһәрнең Көнбатыш өлешендә “Радужный” районын төзү буенча да эш алып барыла. Ул өч микрорайоннан торачак һәм 30 мең кешене берләштерәчәк. Анда 690 мең квадрат метр торак, парк, аквапарк, Яшьләр йорты, сәүдә-күңел ачу үзәкләре, спорт комплексы, дәваханә төзү күзаллана.

Күргәннәрдән канәгать калып, Рөстәм Хәмитов яхшы итеп төзүчеләргә һәрьяклы ярдәм күрсәтергә кирәклеген янә бер сызык өстенә алды.

— Хулиганнарны исә бу базардан куарга кирәк. Алар үзләре төзегән йортларда яшәүчеләрне дә, безне дә, беркемне дә кызганмый. Ә менә яхшы эшләүчеләр һәрьяклы ярдәм алырга тиеш, — диде Рөстәм Хәмитов.

Шушы ук районның 4Б санлы микрорайонында Рөстәм Хәмитов 230 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасын карады. Ул узган ел ахырында файдалануга тапшырылган һәм 120 миллион сумга төшкән. Балалар бакчасы мөдире Лариса Платунова белдерүенчә, биредә сабыйлар 12 төркемдә шөгыльләнә. Алар өчен шулай ук музыка һәм физкультура заллары, психолог, логопед кабинетлары, коррекция-үстерү күнекмәләре белән шөгыльләнү өчен бүлмә, изостудия, табигатьне өйрәнү почмагы, башкорт теле кабинеты, медицина блогы карал­ган.

Шул ук вакытта бакчада балалар өчен уен мәйданчыгы булмауны Рөстәм Хәмитов җитди җитешсезлек дип атады һәм бу җәһәттән мондый объектлар проектларын яңадан карарга кирәклеген билгеләде. Төбәк Башлыгы билгелә­венчә, балалар бакчаларындагы әлегечә зур тукландыру блокларыннан баш тарту, акчаны экономияләү, шуның исәбенә аларда урыннарны 10 процентка арттыру, башка кирәкле корылмалар төзү мөмкинлеге бирер иде. Ә инде балалар бакчаларында туклан­дыруның бердәм системасын оештырып, моны бизнес өлкәсенә тапшырырга мөмкин.

Арытаба Рөстәм Хәмитов 7Б санлы микрорайонда төзелүче бассейнлы 1000 урынга исәпләнгән мәктәпне карады. Ул 2013 елда төзелә башлаган, әмма финанс накыслыгына бәйле тукталып калган. Былтыр әлеге объект Республика адреслы инвестиция программасына кертелгән. Аның гомум мәйданы 15,5 мең квадрат метр булачак. Агымдагы ел ахырына файдалануга тапшырылачак мәктәп 600 миллион сумга төшәчәк.

Рөстәм Хәмитов уку бүлмәләрен, ашханәне, мәктәп, шәһәр һәм республика күләмендәге чараларны үткәрү мөмкинлеге бирүче 600 урынлы заманча актлар залын карады, бассейн төзелеше белән танышты.

Арытаба Башкортстан Башлыгы Стәрлетамак Шәһәр мәдәният сараенда булды. Бүген аны реконструкцияләү буенча колачлы эш бара. Әлегә аның беренче этабы тәмамланган. Хәзер фасадны алюминий композициясеннән панельләр бизи, кергән урын тулысынча пыяладан эшләнгән, Мәдәният сарае алдындагы мәйданга гранит түшәлгән. Бина эчендә исә хәрәкәт итү мөмкинлеге чикле кешеләргә уңайлы булсын өчен лифтлар урнаштырылган.

Төзекләндерүнең икенче этабында концерт залы, холл һәм балалар шөгыльләнүче биналар ремонтланачак. Бу эшләр юбилей чараларыннан соң башланачак. Рөстәм Хәмитов биредә үк акустика залы булдыру мөмкинлеген дә карарга кушты.

Агымдагы елда шулай ук “Салават” кинотеатры алдында җәяүлеләр зонасы булдырылган. Ул “Өяз шәһәре” атамасын алган һәм гражданнарның яраткан ял урынына әверелгән. Аның үзәгендә Стәрлетамак шәһәренә багышланган 11 метрлы гранит стела куелган. Анда шәһәрнең аякка басу һәм үсеш этаплары бар тулылыгында чагылыш таба. Шушында ук 12 метрлы фонтан эшли. Ул шәһәрдә яктылык динамикалы беренче фонтан булып тора.

Рөстәм Хәмитов шәһәрнең 250 еллыгы уңаеннан “Өяз шәһәре”ндә оештырылган бәйрәм программасын карады, халык белән аралашты.

Шәһәр мэры вазыйфаларын башкаручы Владимир Куликов белдерүенчә, җәяүлеләр зонасы төзү буенча эшнең икенче этабы киләсе айда тәмамла­начак. 2017 елда исә “Салават” кинотеатры артындагы территория төзеклән­дереләчәк.
Шәһәр хакимияте алдындагы скверда Стәрлетамак шәһәре символына багышланган “Гуси” архитектура композициясен ачу тантанасы узды.

Ырынбур губернасының Уфа өязе шәһәре статусын Стәрлетамак 1782 елда ала. Шунда ук патшабикә Екатерина II тарафыннан аның гербы да раслана. Аның өске өлешендә Уфа гербы — көмеш мәйданда йөгерүче сусар, аскы өлешендә — биредә мондый кошларның күп булуыннан чыгып, көмеш фонда йөзеп йөрүче өч каз урын ала. Шәһәрнең бүгенге гербы да шуның үрнәгендә эшләнгән. Бу җәһәттән Стәрлетамак үзенең тарихи гербы бе­лән файдалану хокукы булган Русия­дәге 45 мең муниципаль берәмлекнең 167се исәбенә керә.

Скульптура ансамблен скульпторлар Александр Пименов һәм Николай Прокофьев эшләгән. Ул шәһәр символикасына яңача караш ташлау мөм­кинлеге бирә.

Һәйкәлне Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм Стәрлетамакның шәрәфле шәхесе Марат Муллагал­ләмов ачтылар.
Арытаба Рөстәм Хәмитов шәһәр хакимиятенең зур залында үткән Стәрлетамакның 250 еллыгы уңаеннан тантаналы утырышта катнашты. Башкортстан Башлыгы, стәрлетамак­лыларны зур юбилей белән тәбрик итеп, бер төркем хезмәт алдынгыларына югары дәүләт бүләкләре тапшырды.

Югарыда без Башкортстан Баш­лыгының бер эш сәфәренә генә аерым тукталдык. Аңлашыла ки, аларның һәркайсын шушы рәвешле эшлеклелек, мәсьәләгә аек караш, конструктив карарлар һәм гомум халык мәнфәгатендә яңа җитди башлангычлар аерып тора. Шуңа күркәм нәтиҗәләр дә бар. Һәрхәлдә соңгы елларда Башкортстанда башкарылганнарны санап чыгу өчен генә дә байтак вакыт кирәк булыр иде. Республикада власть шушы рәвешле чын-чынлап халык өчен эшли икән, без дә аны хөрмәтли, хуплый һәм яклый белик!
Читайте нас: