+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
13 сентябрь 2016, 02:00

Социаль иминлек территориясе ул

Рөстәм Хәмитов Нефтекама шәһәрен шулай атады.Узган шимбәдә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Нефтекама шәһәрендә булды, сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, инфраструктура объектларын карады һәм халыкны Шәһәр көне белән тәбрикләде.

“НефАЗ” җәмгыятендә Рөстәм Хәмитов биредә җитештерелүче техника үрнәкләре белән танышты – автобуслар, үзбушаткыч машиналар, тагылма техника, цистерналарны, шул исәптән авыр йөк өчен тәгаенләнгән “Bell” үзбушаткыч машинасын, ЮАР һәм Бразилия белән берлектә чыгарылучы “Bravis” автобусын карады. Атап үтелгән техниканың соңгы икесе – БРИКС илләренең хезмәттәшлеге җимеше.

Җәмгыятьнең генеральный директоры Сергей Зуйков әйтүенчә, “Bravis” автобуслары өчен бары тик үзебездә чыгарылган детальләр кулланыла. Шулай ук биредә республика Башлыгына Кытайда җитештерелгән “Weichai” двигателе белән үзебездә җыелган автобусның модификациясен күрсәттеләр. Рөстәм Зәки улы бу яңа техниканы югары бәһалады, әмма хакы кыйммәт булуын әйтте һәм бәясен төшерү буенча чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.

Республика Башлыгы караган икенче объект — Нефтекаманың 13нче микрорайонындагы төзелешләр. Биредә “Русия гаиләсе өчен фатир” программасы буенча күпфатирлы йортлар төзелә. Әлеге программа чикләрендә 10 мең квадрат метрдан артык эконом-класслы, ягъни бер квадрат метр бәясе 35 мең сумга кадәр бул­ган торак төзеләчәк.

Рөстәм Хәмитов, шулай ук, “Торос” хоккей-спорт клубының 2000 урынлы Боз сараенда булды. Биредә ул Югары хоккей лигасының иң зур бүләге — Братина кубогын алучыларның, шулай ук, “Батыр” командасының нинди шартларда шөгыльләнүен карады. Әлеге Боз сарае 2013 елда файдалануга тапшырылды, аннан бер ел алда физкультура-спорт комплексы ачылган иде. Биредә бүген Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә йөрүчеләр дә шөгыльләнә. Клубның генеральный директоры Ришат Сакаев әйтүенчә, хоккей белән төрле яшьтәге 11 команда шөгыльләнә, шуларның бишесе Русия беренчелегендә катнаша. Рөстәм Хәмитов очрашу барышында зур һәм кече ареналарны, 200 кешегә исәпләнгән күнекмәләр өчен шугалакны, спорт комплексын һәм физиотерапия үзәген карады. Шулай ук, шәһәр җитәкчеләре белән 1981 елда төзелгән “Торос” стадионын төзекләндерү турында сүз алып барды.

Мәдәният үзәгендә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Нефтекаманың туган көненә багышланган “Бәхетле кешеләр шәһәрендә” дип аталган бәйрәм тантанасында катнашты, нефтекамалыларны бәйрәм белән котлады һәм республика үсешенә зур өлеш керткәннәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

— Бүген мин Нефтекамада бик күп объектларны карадым. Биредә бик күп эшләнә, төзелешләр бара. Шәһәрне мин социаль иминлек территориясе дип атар идем. Монда демография күрсәткечләре яхшы. Нефтекама бу юнәлештә, Уфадан кала, республикада икенче урында тора. Шулай ук, шәһәрдә медицина, спорт, мәдәният алга киткән, Нефтекаманың кайбер мәктәпләре Русиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә кертелгән. Биредә кече һәм урта бизнес үсешенә зур игътибар бирелә, сәнәгать күрсәткечләре яхшы. Бер сүз белән әйткәндә, Нефтекама республика өчен уртак булган бурычларны үтәүгә үзенең зур өлешен кертә,— диде чыгышында Рөстәм Хәмитов.
Читайте нас: