+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 сентябрь 2016, 02:00

Парламент Президиумы утырышы үтте

14 сентябрьдә Башкортстан парламенты Рәисе Константин Толкачев җитәкчелегендә Дәүләт җыелышы-Корылтай Президиумы утырышы үтте. Депутатлар парламентның 22 сентябрьгә тәгаенләнгән утыз өченче пленар утырышының көн тәртибен раслады, анда кырыкка якын мәсьәлә кертелде.

Утырыш кысаларында Башкортстанның дәүләт һәм урындагы үзидарә органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат белән тәэмин итүгә багышланган “Хөкүмәт сәгате” үтәчәк.

Беренче укуда каралучы “Башкортстан Республикасында урындагы үзидарә турында” Башкортстан Республикасы Законының 30 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты “Русия Федерациясендә урындагы үзидарәне оештыруның гомум принциплары турында” Федераль законның 74 статьясына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы, муниципаль берәмлек яки урындагы хакимият башлыгының дәүләт алдындагы җаваплылыгы турындагы положениеләрне аныклауга юнәлтелгән. Муниципаль берәмлек яки урындагы хакимият башлыгының вазыйфасыннан баш тартуы турында карарны үз эченә алган норма аныклана һәм тулыландырыла.

Республика Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән “Башкортстан Республикасының кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” закон проекты гаилә әгъзаларына авыр формадагы хроник авырулар белән җәфа чигүче гражданнар белән бер фатирда бергә яшәү мөмкин булмаган очракта, аларны социаль яклауны яхшырту максатында әзерләнгән. 2005 елның 1 гыйнварыннан соң торак шартларын яхшырту өчен чиратта торган һәм Русия Торак кодексының 51 статьясында күз уңында тотылган исемлектә атап үтелгән авыр формадагы хроник авырулар белән җәфаланучы инвалидларны һәм инвалид балалары булган гаиләләрне торак белән тәмин итү буенча Башкортстанның дәүләт вәкаләтләрен республика муниципаль берәмлекләренең урындагы үзидарә органнарына бирү күзаллана.

“Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортлардагы гомум милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында” Башкортстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон проектына ярашлы, берүзе яшәүче эшләмәүче торак хуҗаларына, шулай ук гаиләдә пенсия яшендәге гражданнар булган эшләмәүче торак хуҗаларына – 50, сиксән яшь үрен үтүчеләргә 100 процент күләмендә компенсация бирү срогын 2017 ел ахырына кадәр озайту тәкъдим ителә.

Шулай ук, парламентарийлар тарафыннан мировой судьялар вазыйфасына кандидатлар тик­шере­ләчәк.
Читайте нас: