+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь 2016, 16:34

Нәтиҗәне ике тапкыр яхшырттык

Иван Сухарев, алтынчы чакырылыш Дәүләт думасы депутаты (ЛДПР):- Сайлаулар ЛДПР өчен яхшы үтте, нәтиҗәне ике тапкыр яхшырттык. Бу – безнең партиянең, кандидатларыбызның максатлы эш алып баруы нәтиҗәсе. ЛДПР депутаты эшчәнлеге – авыр эш. Без сайлаудан сайлауга гына түгел, ә даими эшлибез. Кызганычка каршы, күп кенә партияләр сайлау алдыннан барлыкка килеп, соңыннан юкка чыга. ЛДПР партиясе эшчәнлеге бөтенләй башка төрле концепциягә корылган. Без халык белән эшлибез. Мисал өчен, шәхсән мин, Дәүләт думасы депутаты буларак, өч меңнән артык кешене кабул иттем, җиде мең депутат запросы ясадым.

Без беркемгә дә бер нәрсә дә вәгъдә итмибез, ләкин ярдәм итәргә һәрвакыт әзербез.
Читайте нас: