+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 сентябрь 2016, 16:32

Сайлаулар гадел үтте

Александр Ющенко, Дәүләт думасына депутатлыкка кандидат (КПРФ):Ул көнне Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак, Ишембай, Бәләбәй шәһәрләрендәге сайлау участокларында күпсанлы күзәтүчеләребез эшләде. Ерак районнарга күзәтүчеләр җибәрә алмадык. Халык сайлауга бик теләп килде.Минем фикеремчә, бу сайлауларда Башкортстан “власть партиясен тавышлар белән тәэмин итүче төбәк” имиджыннан баш тартуда зур адым ясады. Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам: сайлау алды кампаниясе республикада каршылыкларсыз үтте. Моннан 5-7 ел элек булган кампаниядән әлегесе шактый аерыла. Элекке кебек, безнең күзәтүчеләрне участоклардан куып чыгару очраклары теркәлмәде.

Бу сайлауларда КПРФ өчен тавыш биргән 400 меңнән артык кешегә рәхмәт әйтәсем килә. Партиянең мөмкинлекләре бар, аны үстерергә кирәк.
Читайте нас: