+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 октябрь 2016, 02:00

Конгресста әйтер сүзебез бар!

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Страс­бургта үтәчәк Европа Советының Урындагы һәм төбәк властьлары конгрессында катнашачак.

Анда Конгресс Рәисен, Төбәк палатасы рәисен, аның җиде урынбасарын сайлау, Конгресс комитеты сос­тавын раслау, урындагы һәм төбәк дәрәҗәләрдә яшьләр делегатлары тарафыннан гамәлгә ашырылучы проектлар презентациясе мәсьәләләре тикшереләчәк. Шулай ук, расизм һәм ксенофобия хәвефе, төрле илләрдә сайлау кампанияләре, сәясәттә хатын-кызлар вәкиллеге, дәүләт хезмәтләре эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралачак.

— Конгресс катлаулы шартларда үтәчәк, чөнки Русиягә каршы коткы дәвам итә. Бәлки, безне анда ишетергә дә теләмәсләр, — диде Константин Толкачев. — Мин илне чикләүгә каршы, Русия барлык Европа һәм дөнья институтларында үз урынын саклап калырга тиеш. Конгресста катнашу, сәяси һәм икътисади кризисны бетерү инструменты буларак, илнең абруен арттыруга ярдәм итәр, дип ышанам.

Билгеле булуынча, Костантин Толкачев әлеге Конгресста катнашу өчен Русия делегациясе составына ил Президенты Владимир Путин боерыгы нигезендә кертелгән иде. Ул Русия исеменнән Конгрессның Төбәкләр палатасында чыгыш ясаячак.
Читайте нас: