Төбәк парламенты депутаты Рөстәм Әхмәдинуров белдерүенчә, мондый структуралар илнең 57 субъектында бар. Русия Яшьләр хөкүмәтләре ассоциациясе дә уңышлы эшләп килә. Идел буе федераль округындагы 13 субъектның сигезендә берләшмә булдырылган.
– Яшьләр хөкүмәте турындагы положение әзер, ул Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан тагын бер тапкыр тикшереләчәк. Киләсе елның февралендә структура булдырылыр дип уйлыйбыз, – диде Рөстәм Әхмәдинуров.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 30 кеше сайлап алыначак. Аларга власть органнары һәм республика Хөкүмәтендә стажировка үтәргә мөмкинлек булачак.
– Бу тәҗрибә илдә күптән күзәтелә. Безнең республикада да бу мәсьәлә 2011 елда күтәрелгән иде, ләкин аңа тиешле игътибар бирелмәде. Тәҗрибә күрсәтүенчә, әлеге башлангыч нәтиҗәле эшли. Мондый тәҗрибә яшь кадрлар резервын булдырырга ярдәм итә, – диде Хөкүмәт Аппараты вәкиле Эльвира Абдуллина.