+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 октябрь 2016, 02:00

Власть органнары эшчәнлеге камилләшә

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә Хөкүмәт утырышы үтте. Анда республика власть органнарына проектлы идарә моделен кертү мәсьәләсе тикшерелде.

— Икътисад һәм инвестицияләр өлкәләрендә, зур чараларга әзерлек вакытында эшне оештыруның мондый ысулы республикада уңышлы гамәлгә ашырыла, — диде Рөстәм Хәмитов. — Үсеш институтлары, кайбер министрлыклар һәм ведомстволар проектлы идарә элементларын куллана. Балалар бакчаларына чиратны бетерүне моңа мисал итеп китерергә була, 2012 елдан бакчаларда өстәмә 52 мең урын булдырылды. Икенче мисал — республикада күпфункцияле үзәкләр челтәре булдыру. Мондый төр хезмәтләр күрсәтү буенча Башкортстан Русиядә лидер булып танылды. Без бу катлаулы бурычларны кыска вакыт эчендә хәл иттек. Бу – проектлы идарәнең ачык үрнәге булып тора.

Рөстәм Хәмитов ассызыклавынча, ил җитәкчелеге бу эшне системалы итеп оештыру, власть органнары һәм урындагы үзидарәне колачлау, барлык дәрәҗәдәге административ аппарат эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү бурычын куя.

— Төп идея – административ системаны шәхси компанияләр рәвешендә үзгәртеп кору. Аерым алганда, дәүләт хезмәтенең төп принципларын (җаваплылык, эшне тиешенчә башкару, патриотизм, коллектив стиль) бизнес ысуллары (анык нәтиҗә, һәр хезмәткәрнең нәтиҗәле эше) белән тәңгәл китерү, — диде Рөстәм Зәки улы. – Барлык власть органнары эшчәнлеген идарә итүнең проект технологияләренә күчерү – гаять катлаулы бурыч.

Июль аенда Русия Президенты каршындагы стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча совет утырышы үтте. 15 октябрьдә федераль власть органнарында проектлы эшчәнлекне оештыру турында Русия Хөкүмәте карары кабул ителде, чаралар планы расланды. Русияне үстерүнең мөһим юнәлешләре билгеләнде: сәламәтлек саклау, мәгариф, ипотека һәм торакны арендага бирү, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр мохите, халыкара кооперация һәм транспорт, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, кече бизнес һәм эшкуарлык башлангычларына ярдәм, уңайлы һәм сыйфатлы юллар, моношәһәрләр, экология.

Премьер-министр урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов республика власть органнарына проектлы идарә моделен кертү буенча положение проекты белән таныштырды.

Идарә системасының инновацион характерда булуын искә алып, Рөстәм Хәмитов яңа шартларда эшләү өчен дәүләт хезмәткәрләрен укытуны оештырырга кушты. Яңалыклар республика власте органнары эшен һәм ведомствоара документ әйләнешен катлауландырмаска тиеш, диде ул.
Читайте нас: